Татарстан Президенты авиапром үсеше мәсьәләләренә багышланган очрашу уздырды

27.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Объединенная авиастроительная корпорация" ГАҖ генераль директоры Юрий Борисович Слюсарь һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Евгеньевич Бочаров белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар авиация сәнәгате үсеше мәсьәләләре, шулай ук илебез авиатөзелешнә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.