Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы» Декретка имза салуның 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, РФ ФС Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырыш бөтен иминлек таләпләрен үтәп узды. Чакырылганнар икеләтә киметелде – 75 кешегә кадәр.
«Татарстан АССРның 100 еллыгы: тарих һәм хәзерге заман» нотыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Шулай ук парламент фракцияләре вәкилләре дә чыгыш ясадылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТАССР төзелү – «безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды, бөтен халыкларның икътисадый, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда аерым роль уйнады».
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, кыска вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф базасы корылды. Болар бар да бүгенге дәүләтчелек рәвешенә – Татарстан Республикасына күчү өчен кирәкле шартлар тудырды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президентының 2020 елгы Указы белән Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Елы игълан ителде. 2019 елның декабрендә «Казан-Экспо»да юбилей чараларына старт бирелде. «Безне федераль ведомстволар хупладылар. Юбилей тәңкәсе чыгарылды. Бүген ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган маркалы конвертка мөһер салу тантанасы узды. Республика оешмалары, муниципаль берәмлекләр һәм төрле компанияләр онлайн-форматта бик күп чаралар уздыралар. Пандемия шартлары безнең планнарны беркадәр үзгәртте, әмма без, һичшиксез, бу танатналарның төп чараларын уздырырга мөмкинлек табачакбыз», - диде ТР Президенты.
Татарстан Президенты туган республикабыз үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларның бөтен буыннарына олы рәхмәт сүзләрен әйтте. «Татарстанның өр-яңа тарихы агышына зур йогынты ясаган Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка аерым рәхмәтләребез!» - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Республиканың барлык кешеләрен, ватандашларыбызны һәм дусларыбызны 100 еллык юбилей белән чын күңелдән котлыйм! Тынычлык, бәхет һәм муллык сезгә, кадерле дуслар!» - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу әһәмиятле дата хөрмәтенә дәүләт бүләге – «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медале гамәлгә куелган. Татарстан парламентаризмы үсешенә керткән зур өлеше өчен яңа бүләккә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, татарстан парламенты ветераннары Валентина Липужина һәм Евгений Богачев лаек булды.