Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады

26.05.2020

Татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сезне Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына белән чын күңелдән котлыйм.

Хәзерге Татарстан – куәтле социаль-икътисадый потенциалы һәм уникаль мәдәни-тарихи мирасы булган республика. Ул Россия Федерациясенең иң алдынгы субъектлары арасына керә. Бу уңышларның чыганагы – сезнең гражданнарның тырыш хезмәте, инициативалыгы, Ватанны тирән ярату хисе.

Беларусьта Татарстан белән элек-электән килгән, безнең халыкның мәнфәгатьләренә тулысынча туры килүче тугандаш мөнәсәбәтләрне югары бәялиләр.

Ышанам, Татарстан Республикасы киләчәктә дә тотрыклылык һәм алгарыш үрнәге булыр, ә Беларусь Республикасы белән дустанә мөнәсәбәтләр яңа үзара файдалы проектлар белән тулыланыр.  

Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, һәм барлык Татарстан кешеләренә тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм бәрәкәт телим.  

Ихтирам белән, Александр Лукашенко».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.