Рөстәм Миңнеханов: Бизнеска эш урыннарын саклап калуда ярдәм күрсәтү – безнең төп бурыч

26.05.2020

Бүгенгә төп бурыч – бизнеска эш урыннарын саклап калуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшкуарлар бергәлеге белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казанда Эшкуар Йортында узды. Катнашучыларның күбесе бу очрашуга видеоконференцияэлемтә форматында кушылды.  

Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов бизнес өчен КФҮ эшчәнлеге, эшкуарлыкка ярдәм үзәге эше һәм бизнеска кризиска каршы идарәнең «Адаптация технологияләре: ничек аякта калырга һәм үсәргә» программасы нәтиҗәләре белән танышты.

Тагын ТР Президентына Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре турында да мәгълүмат бирделәр.

Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе 2017 елдан алып 2020 елның мартын кертеп үз эше турында сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов Татарстан бизнесы вәкилләрен Россия эшкуарлык көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген мөһим бурыч – икътисадны тотрыкландыру. Коронавирус бөтен бизнеска тискәре йогынты ясады: ихтыяҗ кимеде, китереп торулар белән проблемалар килеп чыкты. Кече һәм урта эшкуарлык аеруча катлаулы хәлдә калды. Әмма бизнес хәзерге шартларга яраклаша һәм яңа эш формалары таба. 

«Күп кенә бизнес вәкилләре үз эшчәнлекләрен торгызып җибәрделәр, барлык санитар таләпләрне үтиләр. Әлбәттә, бизнесның бөтен тармаклары да тулысынча эшкә керешә алмыйлар әле. Әмма без бу мәсьәләне тикшереп торабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителеше мәсьәләсенә дә тукталды. «Бүген бизнеска эш урыннарын саклап калуда ярдәм күрсәтү – безнең төп бурыч», - диде ул.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты бизнес-бергәлек белән  агымдагы хәлләр, дәүләт ярдәменең  актуальлеге һәм аларны нәтиҗәле файдалану турында фикер алышты. «Безгә бизнес белән үзара элемтәдә тору мөһим. Сез агымдагы проблематиканы аңлыйсыз, экспертизага иясез. Шуңа күрә без һәрвакыт диалогка һәм уртак нәтиҗәле карарларга әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта Рөстәм Миңнеханов кайбер эшкуарларга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.