Артем Сидоров: “Республикада 1 апрельдән санитар чистарту буенча икеайлык башланачак”

15.01.2013

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган матбугат очрашуында Казанның зур сәнәгать предприятиеләрен тикшерү башланганлыгы хәбәр ителде. Министрлык һәм Казанның табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре иң элек “Казаноргсинтез” оешмасында булган.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидооров хәбәр иткәнчә, Казанда әйләнә-тирә мохиткә зыян салучы предприятиеләр тикшереләчәк. Министр урынбасары Андрей Калайда сүзләренчә, тикшерү вакытында иң элек әйләнә-тирә мохиткә ясала торган тискәре йогынтының кимү-кимемәвенә игътибар биреләчәк. Аерым алганда, һавага, суга чыгарыла торган зыянлы калдыклар исәпкә алыначак.

Министр шулай ук ягулык-энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән мөһим проектны тормышка ашыруның дәвам итәчәген билгеләп үтте. Сүз республиканың бөтен автомашиналар ягулык сала торган станцияләрдә мотор ягулыгының зарарлы парларын тотып калу юнәлешендә җиһазлар кую буенча республика программасын эшләү турында сүз бара. Министр сүзләренә караганда, бөтен АЗСлар 2020 елга кадәр мондый җиһазлар белән җиһазландырылырга тиеш. Беренче этапта - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрен, икенче этапта башка төбәкләр колачланачак.

Матбугат очрашуы вакытында Артем Сидоров шулай ук республикада 1 апрельдән санитар чистарту буенча икеайлык башланачагын хәбәр итте. Бу чаралар Казанда июль аенда узачак Универсиадага әзерлек максатыннан үткәрелә. Чаралар вакытында табигатне саклау һәм санитар чисталык буенча законнарның үтәлеше тикшереләчәк һәм кимчелекләр бетереләчәк. Икеайлыкка федераль хезмәтләр, хокук саклау органнары, административ-техник инспекция, Казан шәһәре хакимияте вәкилләрен актив җәлеп итү көтелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы