2007 елда “Татгазинвест” ЯАҖ Татарстан кулланучыларын 12,85 млрд. кубометр күләмендәге 23,1 млрд. сумлык газ белән тәэмин итте

21.05.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татгазинвест” ЯАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Җыелышта түбәндәге җәмгыятьләрнең акционерлары катнашты: “Межрегионгаз” ҖЧҖ нең төбәкләр белән эш буенча идарә башлыгы Юрий Кочуров (50,5 % тавыш), “Кулон” ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов (“Кулонгазинвест” ЯАҖ нән – 40 % тавыш), “НТ Фирмасы” ЯАҖ генераль директоры Игорь Жабинский (5 % тавыш). Чакырылганнар арасында “Татгазинвест” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков,
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрид Туктаров, “Татгазинвест” ЯАҖ Директорлар советы сәркатибе Сергей Нужин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Ринат Сабиров бар иде.

Акционерлар 2007 елга еллык отчетны, еллык бухгалтерлык исәп-хисап документларын, шул исәптән керемнәр һәм чыгымнар турындагы отчетларны расладылар, 2008 елга Директорлар советы җәмгыяте әгъзаларын сайладылар.

Җыелышта “Татгазинвест” ЯАҖ финанс хисап бирү документларының 2007 елның 31 нче декабренә җәмгыятьнең финанс хәлен чынбарлыкта чагылдыруы һәм узган елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренең Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килүе билгеләп үтелде.

Акционерлар Директорлар советының яңа составын сайладылар һәм җәмгыятьнең табышын бүлү турында карар чыгардылар.

“Татгазинвест” ЯАҖ Директорлар советының рәисе итеп, “Межрегионгаз” ҖЧҖ нең (Россия Федерациясендә төп газ белән тәэмин итү компаниясе) корпоратив һәм милек мөнәсәбәтләре буенча генераль директоры урынбасары Елена Михайлова сайланды.

“Татгазинвест” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков: “2007 елның төп нәтиҗәсе булып, “Межрегионгаз” ҖЧҖ ягыннан республиканы тотрыклы рәвештә табигый газ белән тәэмин итеп тору, шулай ук әлеге тәэмин ителешнең үз вакытында түләнүе”, - дип билгеләп үтте.

Мисал өчен, 2007 еда “Межрегионгаз” ҖЧҖ Татарстан Республикасын 19,2 млрд. сумлык 12,6 млрд. куб метр табигый газ белән тәэмин иткән. Ринат Ханбиков сүзләренә караганда, отчет чорына “Татгазинвест” ЯАҖ “Межрегионгаз” ҖЧҖ белән килешенгән йөкләмәләрне 100 % итеп үтәүне тәэмин иткән.

Узган елда “Татгазинвест” ЯАҖ республика кулланучыларын гомуми суммасы 23,1 млрд. сумлык булган 12,85 млрд. куб метр күләмендәге газ белән тәэмин итте. Шул ук вакытта республика кулланучылары тарафыннан түләү 98,4 % тәшкил итте.

Татарстан кулланучыларын газ белән тәэмин итү төзелешендә төп өлеш энергетика тармагына (53,9 %), 15,3 % - халыкка, 13,4 % - сәнәгатькә, 8,1 % коммуналь энергетикага туры килә.

Республикада газ белән тәэмин итү буенча рәсми кешеләр белән барлыгы 5547 шартнамә төзелгән.

Татарстанда эре газ кулланучылар булып, “Генерирующая компания” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Казэнерго” производство берләшмәсе” МУП һәм башкалар санала.

Белешмә өчен:

“Татгазинвест” ябык акционерлык җәмгыяте (“Татгазинвест” ЯАҖ) – газ белән тәэмин итү буенча махсус предприятие – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Межрегионгаз” ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турындагы 1997 елның 9 нчы октябре Беркетмәсе нигезендә 1997 елның 18 нче ноябрендә төзелде.

1998 елның январеннан алып, предприятие Татарстан Республикасы кулланучыларын газ белән тәэмин итә башлады.

Предприятие Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Межрегионгаз” ҖЧҖ нең (“Газпром” ААҖ”) газ сатып алу һәм республика кулланучыларын аның белән тәэмин итү, агымдагы түләүләрне тәэмин итү һәм бурычларны реструктурлаштыру буенча берләштерелгән вәкаләтле операторы буларак оештырылды.

“Татгазинвест” ЯАҖ төзү ихтыяҗы газ өчен түләү дәрәҗәсенең сизелерлек кимүе (1996 елда газ өчен түләү 15 % тәшкил итте, акчалата – 2 %) һәм “Газпром” ААҖ” дәге эшчәнлек төрләренең үтә күренмәлелеген тәэмин итү буенча Президент һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән кайбер карарлар белән бәйле рәвештә туды.

Бүген “Татгазинвест” ЯАҖ түләү дәрәҗәсе һәм кулланучыларны табигый газ белән тәэмин итү ышанычлылыгы буенча алдынгы төбәк компанияләре исемлегенә керә.

2007 елда “Татгазинвест” ЯАҖ республика кулланучыларын барлыгы 12,8 млрд тан артык. м3 газ белән тәэмин итте.

Сату күләме буенча “Татгазинвест” ЯАҖ табигый газ белән тәэмин итү челтәрендәге эре Россия компанияләре “җиделеге”нә керә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте