Бүген ТР Прокуратурасында бәйрәм тантанасы үтте

11.01.2013

12 гыйнварда илнең прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген ТР Прокуратурасында бәйрәм тантанасы узды. Законлылык сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән котларга ТР Премьер- министры Илдар Халиков килгән иде.

Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне итеп 12 гыйнвар сайлануның җитди сәбәбе бар. Моннан 291 ел элек, 1722 елның 12 гыйнварында, император Петр Беренче Указы белән Сенат каршында генерал-прокурор посты гамәлгә куела һәм Россия прокуратурасы институты төзелә. Яңа Россия тарихында РФ прокуратурасы хезмәткәрләре көне 1996 елдан башлап билгеләп үтелә.

Прокуратура органнарын җәмәгатьчелек арасында икенче төрле “дәүләт башлыгының күзләре” дип атау киң таралган. Әлеге гыйбарәне Сенатка беренче генерал-прокурор Павел Ягужинскийны тәкъдим иткәндә Петр Беренче үзе кулланылышка кертеп җибәрә.

Үзенең котлау чыгышында Премьер-министр Илдар Халиков прокуратура органнарының инде 291 ел әлеге күзәтчелек вазифасын намус белән башкаруларын ассызыклап, аңа кадәр озак еллар дәвамында бу вазифаны ил идарәчеләренең үзләре башкаруын искә төшереп алды. “Прокуратура органнары әлеге мөһим эшне дәвам итүче дәүләт структурасы булып кала, Татарстан өчен аның роле аеруча үзенчәлекле”, -дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бүген эре федераль проектлар гамәлгә ашырылучы, җәен Бөтендөнья җәйге студентлар спорты уеннарны кабул итәргә җыенучы Татарстанда прокуратура хезмәткәрләренә өстәмә җаваплылык һәм нагрузка төшә. Ул ТР Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән прокуратура органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына законлылык, хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Премьер-министр Татарстанда прокурорлар традицияләрен саклап калуга,хезмәткәрләрне администртив яктан гына түгел, психологик яктан тәрбияләүгә, аларны яңа бурычларны үтәүгә рухландыруга зур өлеш кертүе өчен ТР прокуроры Кафил Әмировка рәхмәт сүзләрен аерым җиткерде.
Соңыннан Премьер-министр республиканың бер төркем прокуратура хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР прокуроры Кафил Әмиров та сәхнәдән үз котлавын җиткерде. Җор теллелеге белән аерылып торучы прокурор бу юлы да сынатмады. “Бөтен якты фикерләр дә озак бәйрәм иткәннән соң туа. Гыйнвар башында прокуратура хезмәткәрләренең үз бәйрәмнәрен булдырганда, Петр Беренче дә илне күзәтчелек органыннан башка тотарга ярамаганлыгын аңлаган. Шуңа күрә без яңа ел башлануга беренче булып һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтәбез”,-ди ул.

Тантаналы кичәдә РФ Генераль прокуроры Юрий Чайканың да бәйрәм уңаеннан видеомөрәҗәгате яңгырады. Илнең баш прокуроры Россия прокуратурасының үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне еллар дәвамында лаеклы башкарып килүенә игътибар юнәлтә. “Бу көнне без үзебезнең шанлы тарихыбызны искә төшереп кенә калмыйбыз, нәтиҗәләләр чыгарып, көндәлек тормышта хәл итәргә тиешле бурычларны да билгелибез”, - дип ассызыклады ул. Аның белдерүенчә, узган 2012 елда прокуратура хезмәткәрләреннән зур көч таләп иткән вакыйгалар шактый булган. Хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш аерым игътибар үзәгендә булган. Генераль прокурор прокуратура хезмәткәрләренең алга таба да законга тугры, ихлас хезмәт итүләрен теләде. “Җәмгыятьтәге тотрыклылык һәм иминлек безнең хезмәт нәтиҗәсенә турыдан-туры бәйләнгән”, - дип ассызыклады ул видеомөрәҗәгатендә. Соңрак бертөркем хезмәткәрләргә РФ Прокуратурасының ведомство бүләкләре тапшырылды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы