Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) “беренче агым”да 34 мең чыгарылыш класс укучысы тапшырачак, математика буенча – 32 меңнән артык
20.05.2008
Татарстан Республикасында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын “беренче агым”да 34092 укучы тапшырачак, математика буенча – 32938 кеше. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган гадәти брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
2008 елда республикада БДИ рус теле, математика, физика, биология, Россия тарихы, җәмгыять белеме буенча үткәреләчәк. Рус теле һәм математика буенча имтиханнар мәҗбүри булганлыктан һәм Россия мәгарифе күзәтчелеге боерыгы белән БДИ предметлары исемлегендә расланганлыктан, чыгарылыш класс укучылары бу фәннәрне бары тик БДИ формасында һәм шул материаллар буенча гына тапшырырга тиешләр.
Беренче агымда җәмгыять белеме буенча 7125 мәктәпне тәмамлаучы, химия буенча – 1813, Россия тарихы буенча – 2770, физика буенча – 3580 һәм биология буенча – 2169 кеше БДИ тапшырырга теләк белдерде.
Людмила Ногуманова сүзләренә караганда, узган елларда республикадагы гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгарылыш класс укучылары физика һәм химия буенча белемнәрендә җитешсезлекләр күрсәткән иделәр. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, укытучы һәм укучылар өчен ярдәмлекләр чыгарылды.
Быел математиканы атнасына өч һәм кимрәк сәгать (гуманитар класслар) өйрәнгән чыгарылыш класс укучыларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, аттестатка билгеләр төшерү өчен, БДИ балларын күчерүнең махсус шкаласын билгеләде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары шулай ук республикада мәгълүматлар эшкәртүнең төбәк үзәге – республика белем сыйфаты мониторингы үзәге базасында БДИ да катнашучылар турында мәгълүматлар базасы төзелүен хәбәр итте.
Республикада БДИ бирү барышында 184 ышанычлы вәкил эшләячәк, шулар арасыннан 12 кеше - мәгълүматларны эшкәртү үзәгендә һәм 13 кеше – фән комиссияләрендә. Моннан тыш, 173 кеше имтиханнар кабул итү пунктында җитәкчеләр буларак расланды.
Елдан-ел БДИ үткәрү процедурасын контрольдә тотуны тәэмин итүче вәкил итеп билгеләнгән иҗтимагый күзәтүчеләр саны арта бара. Чагыштыру өчен: әгәр 2007 елда республикада 465 иҗтимагый күзәтүче вәкил итеп билгеләнгән булса, быел исә 646.
2008 елда республикада эксперимент рәвешендә сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен имтихан үткәрү кертелде. Мәсәлән, күрү сәләте начар булган (начар күрә торган) мәктәпне тәмамлаучы ике укучы рус теленнән имтихан тапшырачак. Татарстан шулай ук федерациянең 36 субъекты исәбендә терәк-хәрәкәт аппараты авырулы балалар өчен имтихан тапшыру буенча экспериментта катнаша. Алар өчен имтиханның дәвам итү вакыты 1,5 сәгатькә озайтылды. Республикада терәк-хәрәкәт аппараты бозылган мәктәпне тәмамлаучы 40 укучы имтихан тапшырачак.
Людмила Ногуманова БДИ барышында үтәлергә тиешле булган кайбер таләпләрнең барлыгы турында искәртеп үтте. Мәсәлән, шариклы ручка белән язу һәм карандаш белән сызымнар, рәсемнәр ясау кабул ителми. Имтихан бирүче шулай ук имтиханга паспорт белән килергә тиеш. Шәхесне раслый торган документын онытып калдырган очракта, махсус исемлек булдырыла, ләкин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары шулай да үзең белән паспорт алырга киңәш итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының югары, урта һәм һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе башлыгы урынбасары Георгий Гатауллин брифингта журналистларга “республиканың барлык югары уку йортлары да БДИ ны аңлыйлар һәм нәтиҗәләрен кабул итәләр”, дип белдерде.
Людмила Ногуманова шуның белән бергә түбәндәге мәсьәләне дә ассызыклап китте: кызганычка каршы, мәктәпне тәмамлаучылар Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына керәләр, һәм бу омтылыш елдан-ел арта бара. Татарстан югары уку йортлары шул ук вакытта республика белән чиктәш булган төбәкләрдән мәктәпне тәмамлаучыларны кабул итә.
Шуны искәртик: Татарстан БДИ да 2005 елдан башлап катнаша. Бу еллар эчендә республикада имтихан фәннәре 4 тән 7 гә кадәр артты. 2007 елда 80 меңнән артык кешедән имтихан кабул ителде. Шушы өч ел эчендә республикада тиешле инфраструктура һәм БДИ һәм БРИ (бердәм республика имтиханы) үткәрүнең норматив базасы төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте