2012 елда Татарстанда мотор ягулыгының сыйфаты беркадәр яхшыра төшкән
09.01.2013Татарстанда автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә мотор ягулыгының сыйфатын планлы тикшерү дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР да ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
ТР Президенты кушуы буенча, 2012 елның 19 ноябреннән 25 декабренә кадәр республика территориясендә реализацияләнүче мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы узды. Аның барышында 511 АЗСта (барлык АЗСларның 74 проценты) 1092 проба алынган. Анализга алынган үрнәкләрнең 54 очракта ГОСТ таләпләренең кайбер күрсәткечләренә җавап бирмәве ачыкланган. Бензинның 10 үрнәге, дизель ягулыгының 44 үрнәге таләпләргә җавап бирмәгән.
Мондый ягулык сатылган АЗСларның тулы исемлеге идарәнең сайтында урын алган. Әлеге исемлектән күренгәнчә, үзләренең контроль һәм сынау лабораторияләре булган автомобильләргә ягулык салучы эре компанияләрдә ГОСТ таләпләрен бозу күзәтелмәгән. ГОСТ таләпләренә туры килмәүнең иң киң таралган очрагы - ягулыкта күкерт микъдарының югары булуы. Көчле суыкларда дизель ягулыгының кату очраклары да булган.
Гомумән алганда, 2012 ел йомгаклары буенча Роберт Гыйләҗиев Татарстанда сатыла торган ягулыкның сыйфаты беркадәр яхшыруын ассызыклады. 2011 елда анализга алынган ягулык үрнәкләренең 3,5 проценты тиешле нормаларга җавап бирмәгән булса, 2012 елда 3 проценты ГОСТ таләпләренә туры килмәгән.
Роберт Гыйләҗиев сүзләренә караганда, мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү быел да планлы рәвештә дәвам итәчәк. Моңа дәүләт заказы һәм финанславы бар. Әлеге өлкәдәге вазгыять Татарстан Президенты контролендә.
Бүгенге көндә Татарстанда 994 АЗС исәпләнә. Аларның 158 е “Татанефть”, 137 се “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе” ААҖ, 25 е “ЛУКОЙЛ” җәмгыятенә карый. Республикада шулай ук 34 нефтебаза исәпләнә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы