Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм FISU бәя бирү комиссиясе Казанда яңа футбол стадионының беренче нигез ташын салдылар
19.05.2008
Якшәмбе көнне, 18 нче майда, тантаналы рәвештә яңа футбол стадионының беренче нигез ташы салынды. Чарада FISU бәя бирү комиссиясе әгъалары, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
40 мең утыргыч урыны булган яңа стадион “2008-2015 елларга физик культура һәм спорт үсеше” максатчан федераль программа (ФЦП) кысаларында Казанның Киров районындагы Казансу елгасы яры буенда төзеләчәк. Бүген хөрмәтле кунаклар тарафыннан тантаналы рәвештә старт алган төзелешне тәмамлау 2012 елда планлаштырыла.
“Бүген без тагын бер Универсиада-2013 объектына – футбол стадионына – беренче нигез ташын салабыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тантананың йөзләрчә яшь кунакларына. – Спорт – безнең киләчәгебез, һәм без, башкалабыз җәйге Универсиаданы үзендә кабул итүгә хокук алсын өчен, күп көч куячакбыз”
“Без биредә кабаттан Бөтендөнья җәйге Универсиадасын Казанда үткәрү идеясен яклап чыккан күп кенә кешеләрне күрәбез, - диде FISU бәя бирү комиссиясе рәисе Стефан Берг. – Бүген мин спорт белән шөгыльләнүче һәм ярышларда катнашучы күпсанлы яшь егетләрне һәм кызларны күрәм. Һәм әгәр Универсиада-2013 Казанда үтә калса, сезнең арадан күпләрегез анда катнашу мөмкинлеге алыр иде. Бүген без яңа футбол стадионы төзелешен башлауда катнашабыз һәм ул 2013 елгы Универсиаданы кабул итүгә әзер булыр дип ышанабыз. Сезгә көрәш рухы өчен рәхмәт белдерәбез һәм яхшы эшләр телибез”.
Хөрмәтле кунаклар яңа стадион нигезенә юллама белән капсула салдылар.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы