Казанда FISU бәя бирү комиссиясе булды

17.05.2008

Кичә, 16 нчы май көнне, кич белән 19 сәгать 20 минутта Студентлар спорты халыкара федерациясенең бәя бирү комиссиясе (FISU) Мәскәүдән Казанга килде. Халыкара “Казан” аэропортында делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршылады.
Бәя бирү комиссиясен FISU вице-президенты Стефан Берг (Швеция) җитәкли. Аның составына Синиша Яснич (Сербия), Ставрос Дувис (Греция), Майкл Малумбете (ЮАР), Исато Игараши (Япония), Кемаль Тамер (Турция), Кристиан Пьерр (Бельгия) керде. Делегация әгъзаларын Россия студентлар спорт союзы президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев озатып йөрде. Мотоцикллар һәм автомобильләрдән торган почетлы эскорт озатуында FISU бәя бирү комиссиясе әгъзалары аэропорттан Казанга таба юл тоттылар. Бәя бирү комиссиясенең Казанда булуы кысаларында, 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын үткәрүгә кандидат шәһәр буларак, Казанны техник яктан тәкъдир итүне уздыру да планлаштырылды. FISU делегациясе визиты вакытында Казанның Киров районында 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа стадионның нигез ташын салу тантанасы булачак. Кунаклар шулай ук “Олимп” спорт комплексын ачуда да катнашачаклар һәм республика башкаласының берничә спорт объектында булачаклар.

FISU бәя бирү комиссиясенең Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы да планлаштырылган.

FISU бәя бирү комиссиясенең визиты 18 нче майда “Татнефть-арена”да уздырылган ”Универсиаданы каршылап” спорт-шоуына бару белән тәмамланды.
Казанга визитыннан соң бәя бирү комиссиясе отчет төзеячәк һәм ул 31 нче майда FISU башкарма комитеты әгъзаларының Универсиада-2013 не үзенә кабул итү хокукы алган кандидат-шәһәр өчен тавыш бирер алдыннан игълан ителәчәк.