Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенында булды – монда 2 нче метрополитен линиясенең төзелеп килүче «Сахаров» метро станциясе белән кичеш тоннельләренең 1 нче участогын уза башлаганнар.
Агымдагы эшләр турында «Метроэлектротранс» МУП, «Казметрострой» АҖ җитәкчелеге вәкилләре сөйләде.
Бүгенгә – «Дубравная» метро станциясен төзү тәмамланганнан соң Казан метрополитенының гомуми озынлыгы 19,4 км, станцияләр саны - 11. Көн саен тәүлегенә 160 мең пассажир үтә моннан.
Икенче линия 5 районны тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савиново, Мәскәү һәм Киров районнарын, Ю.Фучик – Ак. Сахаров – Космонавтолар (Совет мәйданы) – Компрессорлар – Футбол стадионы – Чуйков – Волгоград – Восстание урамнары аша узачак.
2 нче линия берничә этапта төзеләчәк. «Фучик» станциясеннән алып «Сахаров» станциясенә кадәр озынлыгы – 5,37 км һәм дүрт станциядән торачак - «Фучик», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы», «Сахаров».
Рөстәм Миңнеханов метрополитенны карап йөргәндә ассызыклаганча, бүгенге катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында бу масштаблы проектны туктатмаска карар кабул ителгән – чөнки ул Казан үсешенә дистәләрчә елларга алдан нигез сала. «Кризис нинди булуга карамастан, төзергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов, метрополитен төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Үз предприятиебез - «Казметрострой» булу, үз белгечләребез булу – бик әйбәт. Сезгә эшегездә җиңеллек телим».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, транспортны үстерү тәшкилияте булган Зур Казан боҗрасын һәм метро төзү Казанның киләчәктә инфраструктурасын үстерү өчен зарур. Ул тагын ассызыклаганча, метро бүген – иң җайлы һәм иң тиз транспорт төре, бигрәк тә Казанның бер очыннан икенче очына барганда.
«Казметрострой» АҖ хезмәткәрләре белән арлашканнан соң Рөстәм Миңнеханов «Айсылу» тоннель кичеше комплексын эшләтеп җибәрүдә катнашты.