Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышында катнашты

23.04.2020

Бүген халыкның нинди категорияләре аеруча сакланмаганлыкны һәм хакимият кемнәргә ярдәм күрсәтергә тиешлекне билгеләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышында хәбәр итте.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә утырыш алты махсус җиһазландырылган залда (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышлары залларында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында, Казан шәһәре мэриясенең зур залында, Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы башкарма комитетларының видеоконференцэлемтә залларында) видеоконференция режимында узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада төрле категория гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары уза. «Без булышуларын сорап бөтенесенә мөрәҗәгать итәбез. Социаль якланмаган гражданнарга ярдәм чаралары Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан да эшләнде. Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренә дә ярдәм күрсәтергә кирәк. Республикада төрле ярдәм гамәлләре уздырыла. Боларның үзенә күрә бер тәртибе булырга тиеш. Шактый гына эре компанияләр дә ярдәм күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш турында Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүген республикада вәзгыять «бик катлаулы һәм киеренке», шуңа күрә эшне дөрес оештыру мөһим. «Без әле бер генә ай шундый вәзгыятьтә яшибез, хәлләрнең нинди тирәнлектә икәнлеген белмибез. Вирус йоктырганнар саны арта бара, кемнән кемгә иярүе дә мәгълүм бумаган очраклар күп. Беренче дәвере – чит илләрдән кергәннәр иде, икенчесе – Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан, өченчесе –  безнең вахтачылардан. Безнең хәтта авыл районнарында да вахтачыларыбыз гаять күп. Инфекция исә бик тиз тарала», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый вәзгыятьтә үз көчеңә таяну мөһим. «Без үзебезгә исәп тотарга тиеш. Федераль ярдәм булачак, әлбәттә, әмма республикада без үз бизнес-бергәлегебез белән эшне оештырырга тиеш. Депутатлар да бу эшнең башында булырга тиеш. Кешеләр белән элемтәдә булу – бик мөһим. Иң әһәмиятлесе – иминлек таләпләрен үтәү», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Без теләсә нинди конструктив тәкъдимнәр буенча фикер алышырга әзер, транспортчылар буенча сораулар күп, киләсе атнада аларны карарга җыенабыз, бакчачылар мәсьәләләре буенча очраштык инде. Иртәгә Чаллыда сәламәтлек саклау объектлары әзерлеген караячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул барлык Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын коронавирус инфекциясенә каршы көрәш  өчен сакчыллык чараларын үтәргә һәм сабыр булырга өндәде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте материалалры кулланылды.