Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының беренче утырышын уздырды. Потенциаль резидент компанияләренең игълан иткән инвестицияләре күләме 7,7 млрд. сум тәшкил итте. Пандемия шартларында утырыш видеоконференцэлемтә аша узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге авырлыкларга карамастан, инвестицияләрне җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өстенлекле максат булып кала. "Үсеш темпларын саклау гына түгел, ә аны арттыру да мөһим", - диде ТР Президенты.
Махсус икътисадый зонага резидент булу теләген 8 компания белдерде.
«Оргнефтехим АйТи» сәнәгать объектларын проектлауда, төзелештә комплекслы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк программа продуктларын тәкъдим итә. Компания нефть-газ эшкәртү, нефть химиясе, төзелеш тармагы, проект институтлары ихтыяҗларына проект тәкъдим итә.
"Республикада берничә эре нефть химиясе производствосы эшли. "ТАНЕКО" проектында без гаять зур тәҗрибә тупладык. Ел саен 4-5 яңа җайланмалар эшләтеп җибәрәбез. Әкренәйтелгән кокслаштыру буенча эш бара. "Иннополис" өчен бу яхшы компетенция дип саныйм. Эре проектларны, иң яхшы дөнья һәм Россия белгечләрен җәлеп итеп, башыннан гамәлгә ашыра ала торган идарәче компания булганда, аларга ярдәм итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Инностейдж Центр Разработок» җитәкчесе объектларның физик иминлеген мониторинглау буенча автоматлаштырылган система булдыру проектын тәкъдим итте. Продукт дәүләт идарәсендә дә, коммерциядә дә кулланыла ала.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның мөмкинлекләре зур икәнен ассызыклады һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында киңәйтелгән презентация үткәрергә тәкъдим итте.
«Умная корова» компаниясе сөт-товар фермалары хезмәткәрләрен өйрәтү проектын тәкъдим итә. Программа фермаларда технологияләрнең 95 процентка үтәлүен тәэмин итә.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, авыл хуҗалыгында бөтен технологик процесслар заманча һәм сыйфатлы булырга тиеш. "Мондый акыллы системалар агросәнәгать комплексына бик файдалы була. Без сезне хуплыйбыз. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына мин тиешле йөкләмә бирәм", - диде ул.
«Свежие решения» ҖЧҖ кече һәм урта бизнес белән идарә итү өчен микросервислар экосистемасын тәкъдим итте.
«Центр образовательных компетенций НТИ» мәгариф системасы һәм икътисадның реаль секторы өчен робототехник системалар нигезендә фәнни-мәгариф комплексларын булдыру проектын тәкъдим итте.
Шулай ук «РуНедра», «Цифровой сервис провайдер» компанияләре проектлары тәкъдим ителде.
ТР Президенты компанияләр җитәкчеләренә Татарстанда бизнес өчен оештырыла торган онлайн-семинарларда катнашырга һәм үз продуктларын тәкъдим итәргә өндәде.
«Эвотэк-Мирай Геномикс» проекты COVID-19 коронавирусын диагностикалау өчен тест-система булдыру һәм җитештерүгә исәпләнә. Компания коронавирусны ачыклау өчен наборлар һәм мини-лабораторияләр чыгарырга тели. Анализ 4 кат тизрәк эшләнәчәк, нәтиҗәсе дә 99 % процентка төгәл булачак.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның бүгенге көндә әһәмиятле булуын искәртте. "Без максималь дәрәҗәдә ярдәм итәчәкбез", - диде ул.
Шулай ук утырышта 4 компаниягә партнер исеме бирелү мәсьәләсе каралды.