Марат Җәббаров: Хәзер киләчәк уңышка нигез салынган вакытта барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җаваплы чор

21.04.2020

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта видеоконференцэлемтә режимында журналистлар белән очрашты.

“Сез барыгызда беләсез, республикада кертелгән үзизоляция режимына карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәрберебезнең өстәлендә азык-төлек булсын өчен эшләүләрен дәвам итәләр. Хәзер киләчәк уңышка нигез салынган вакытта барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җаваплы чор”, - дип билгеләде  Марат Җәббаров.

Быел чәчүлек мәйданнары 2,8 млн га, бу узган ел дәрәҗәсендә. Чәчүлекләрнең структурасы буенча шикәр чөгендере чәчү мәйданнары 25%ка кимегән.

Бүгенгә чәчү эшләре 157 мең га җирдә башкарылган, бу фаразланган күләмнең 9%ы.

Министр югары темпларга ия районнарны атады. Зәй хезмәтчәннәре 14 мең 800 га мәйданда чәчкән (33%). Буада - 17,7 мең га (27%), Азнакайда – 10,6 мең га (18%), Нурлатта – 11,5 мең га (24%), Чүпрәледә – 8,0 мең га (18%), Чистайда – 6,0 мең га (9%) тәшкил итә.

Чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 680 чәчүлек комплексы кулланылачак. Барлык төр техника буенча әзерлек 100%.

Авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның нигезе булып минераль ашламалар тора. Алар аның уңдырышлылыгын арттыру белән бергә сыйфатын да яхшырталар. 1 гектарга 70 кг ашлама кертү планлаштырыла.

Дәүләт ярдәме 2020 елга 15,1 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән РФ бюджетыннан - 5,1 млрд сум, ТР бюджетыннан - 10,0 млрд сум.

Язгы кыр эшләренә бюджеттан 6,0 млрд сум субсидия каралган, шулардан 4,5 млрд сумы хуҗалыкларга җиткерелгән.

Шулай ук язгы кыр эшләре өчен авыл хуҗалыклары ягулык белән тәэмин ителгән. Барлыгы 140 мең т кирәк, шул исәптән язгы кыр эшләре өчен 70 мең т. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә  ягулыкны 41 200 сумнан җибәрү буенча “Татнефть” ГАҖ белән килешенгән.

Язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләү өчен техниканың төзеклеге генә түгел, ә бәлки кешеләрнең сәламәтлеге мөһим, дип өстәде Марат Җәббаров. Коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен килеп туган вазгыятьтә агросәнәгать комплексы өзлексез эшләвен дәвам итсен өчен министрлык тарафыннан чаралар комплексы күрелгән.

 


ТР Авыл хуҗалыгы минстрлыгы матбугат хезмәте.