Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында «Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты

21.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында «Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты. 

«Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме инде 30 еллап Россия йөк гражданнар авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Төркем составында Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә, компания йөк чартер рейсларын да оештыра.

Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш шартларында «Волга-Днепр» сәламәтлек саклау өлкәсендәге йөкне ташу белән шөгыльләнә (маскалар, гельләр, медицина җиһазлары). Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компаниясе җитәкчелегенә Татарстанга Кытайдан медицина битлекләрен һәм аларны җитештерү өчен җиһазлар китерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аларны «Руслан» Ан-124 транспорт самолеты алып кайтты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Волга-Днепр» белән мөнәсәбәтләр дәвамлы булырга мөмкин. Без сезнең белән тагын да тирәнрәк интеграция мөмкинлеген карарга әзер, диде ул, төркем җитәкчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Сөйләшү барышында Татарстанда медицинага карашлы әйберләр саклау өчен складлар булдыру мөмкинлекләре турында сүз барды. Шул максаттан «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә, шулай ук логистик үзәкләр территориясендә складлар оештыру мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина