Татарстан Президенты Covid-19га каршы көрәш турында: Районнар башлыклары үз территорияләре буенча шәхсән җаваплы

18.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы Татарстанда күрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада инфекция таралу тизлеген киметерлек бөтен чарлар да гамәлгә ашырыла. Бүгенгә Covid-19 йоктыруның 160 очрагы расланган. Соңгы 10 көн эчендә яңа очраклар 15%ка арткан. 67се чит илләрдән кайтучыларда, 30ы – РФнең башка субъектларыннан.

«Мартта барлык теркәлгән коронавирус инфекциясе очраклары читтән кергән иде. Ә апрельнең береннән ситуация үзгәрде. Хәзер читтән кергән очраклар 35%. Калганнары барысы да якыннары белән аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 15 апрельгә без чыганагын билгеләп булмый торган беренче очракны теркәдек», - диде ведомство җитәкчесе.

Мәгълүм ОРВИ симптомнары белән 46% очрак бар, 39%ы – бернинди дә клиник күренешләрсез уза. Симптомсызлар өлеше  көн саен арта бара, һәм соңгы көннәрдә 70% тәшкил итте. 15%ы гына пневмония кичерә.

«Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүнең төп чарасы – вируслы илләрдән һәм төбәкләрдән кайтканнарны изоляцияләү, коронавирус белән авыручыларны һәм коронавирус шиге булганнарны һәм шулай ук алар белән аралашканнарны изоляцияләү. Бүген чит илләрдән кайткан 253 кеше контрольдә, 116 авыру һәм инфекция шиге булган затлар бар, 1000нән артык контактта булганнар. Бу гражданнар карантин режимында», - диде Марина Патяшина.

13 апрельдән Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча  Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтканнарга мәҗбүри 14 көнлек карантин билгеләнә. 5 эш көне эчендә 1028 кеше якыннары белән бергә изоляциягә җибәрелде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, коронавируска каршы көрәшнең иң нәтиҗәле методы – элеккегечә үк үзизоляция. «Әгәр сез изоляция урыныгыздан чыктыгыз икән, социаль дистанцияне сакларга, битлекләр һәм пирчәткәләр кияргә, санитайзералар кулланырга тиеш. Бу авырудан беркем дә сакланып кала алмый. Бу вирустан асылда өлкән яшьтәгеләр зыян күрә дип әйтелгән иде, әмма яшьләрне дә читләтеп узмый бу вирус», - дип белдерде ТР Президенты.

Районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәштә катнашучы барлык структураларның да эшен төгәл оештырырыга кушты. «Мин республика буенча дәүләт башлыгы алдында шәхсән җавап бирәм. Барлык федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр безнең хөкүмәт формалаштырган күрсәтмәләрне үтәячәк. Ә районнар башлыклары үз территорияләре буенча шәхсән җаваплы, - диде ТР Президенты. – Безнең бу ситуациядән мөмкин кадәр аз югалтулар белән чыгу өчен бөтен кирәк нәрсәләребез дә бар. Чикләүләр һәм уңайсызлыклар булачак. Сабыр итәргә туры килә».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.