Татарстанның сәламәтлек саклау системасы яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә тулысынча әзер. Медицина учреждениеләрендә инфекцион ятаклар саны җитәрлек, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары (ИВЛ) запасы да бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Россия Президенты чираттагы видеоконференция уздырды, анда төбәк дәрәҗәләрендә коронавируска каршы көрәш мәсьәләләре каралды. «Вәзгыять гади түгел. Шактый җитди чаралар кабул ителә. Безнең сәламәтлек саклау системасы бу яңа янауга әзер, дип әйтә алам», - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кирәкле эшләр эре предприятиеләр, шәһәрләр һәм районнар дәрәҗәсендә оештырылган. Хокук саклау органнарына гаять күп эшләргә туры килә. Өлкән яшьтәгеләргә һәм ялгыз гражданнарга ярдәм күрсәтүче волонтёрлар пунктлары да актив эшли.
«Без әле авыруның иң биек ноктасына җитмәдек. Бүген бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән шаукым төбәкләргә күчә. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без чикләү гамәлләребезне киметә алмыйбыз. Мин рәсми рәвештә Татарстан кешеләренә мөрәҗәгать итәм – бу чаралар сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен башкарыла, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен татарстанлыларның да моңа җитди карауларын үтенәм. Республикада күрелә торган чаралар коронавирус таралуны мөмкин кадәр киметүгә юнәлгән. Без үзебезгә карата таләпчән булган саен, югалтулар да азрак булачак».