Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалауда катнашучы медиклар урнашкан КДМУның тулай торагында булды

17.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетының тулай торагында булды. 

Тулай торак Ф.Әмирхан урамында урнашкан, анда вуз студентлары яши. Әмма әлеге вәзгыятьтә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалауда катнашучы медиклар яши. 

Тулай торак 2018-2019 елларда КДМУның үз чараларына төзелде. Пандемия башланганчы биредә беркем дә яшәп өлгермәде. Бинада барлыгы 420 кеше яши ала. 

Бүген тулай торакта 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе медик хезмәткәрләре яши. 

Бөтен бүлмәләр дә җиһазландырылган, кухняда плита, микродулкынлы мич, суыткыч, чәйнек һәм башкалар бар. 

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов медикларның яшәү шартлары турында хәбәр иттеләр. КДМУ ректоры сүләренчә, 7 нче шәһәр хастаханәсе белән элемтәдә булу би әһәмиятле. 

Рөстәм Миңнехановка шулай ук "Волонтер-медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге эше турында сөйләделәр. 

Барлыгы 5000 волонтер эшкә кушылган, шул исәптән 300 КДМУ студенты. Алар медицина учреждениеләренең кабул итү-диагностика бүлекләрендә ярдәм итәләр, олы яшьтәге һәм аз мобиль гражданнарга азык-төлек, дарулар илтүдә ярдәм итәләр. Волонтерлар Казанда да, республиканың башка шәһәрләрендә дә эшли. 

Шлуай ук Рөстәм Миңнехановка медицина кадрларын яңадан әзерләү, медицина хезмәткәрләрен саклау программалары турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов аннары 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия корпусына барды - анда видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган коронавирус инфекциясенә медицина оешмаларының әзерлеге мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина