Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручыларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен 26 дәвалау учреждениесендә 3049 ятак билгеләнгән

17.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен медицина учреждениеләреләре төзү һәм кайберләренең юнәлешен үзгәртү барышы турындагы киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне төбәкләр белән видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, бүген коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм өчен ике яңа махсуслаштырылган медицина үзәге ачылган. Бу – Мәскәүдә Вороновское җирлегендә 500 урынлык сырхауханә, монда авыруларны 20 апрельдән кабул итә башлаячаклар, шулай ук Түбән Новгородта Оборона министрлыгының 60 урынлык күп функцияле медицина үзәге, ул бүген үк эшли башларга әзер.  

Владимир Путин асызыклаганча: эре шәһәрләрдә генә түгел, бөтен ил буенча, шулай ук һәр төбәктә һәм территориядә йөз процентлык әзерлек булу мөһим. 

Коронавирусның иң көчле һәм иң күп чоры үтелмәгән әле, диде Владимир Путин, проблема төбәкләргә китә һәм һәр төбәктә тулы әзерлек булырга тиеш. 

Вәзгыять турында нотык белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко чыгыш ясады.

Аннары Владимир Путин төбәкләр башлыклары нотыкларын тыңлады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә,   төбәктә 17 апрельгә коронавирус инфекциясе расланган 144 пациенттан 82се  – стационарларда, 34е – амбулатор дәвалануда, 28е терелгән, шулардан: 1се йөкле хатын. Бер көн эчендә 16 яңа гына авыручы өстәлгән.

Карантин режимында 1064 кеше, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, кичә Таиландтан кайткан 111 кеше обсерватор шартларына урнаштырылган. Шулардан 45 кеше – татарстанлы, калганнары – илнең башка төбәкләреннән.

Татарстан Республикасында обсерваторларга  1000ләп кеше урнаштыру мөмкинлеге бар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Коронавирус инфекциясе белән авыручыларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанда 26 дәвалау учреждениесендә 3049 ятак билгеләнгән, шуларның 1485 ятагы ИВЛ аппаратлары белән тәэмин ителгән.

Әлеге моментка республикада 1400гә якын ятаклы 12 госпиталь эшли, диде Рөстәм Миңнеханов. Калганнары кирәк булса, берничә сәгать эчендә эшкә керешәчәк. 

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен диагностикалау 10 лабораториядә гамәлгә ашырыла, шул исәптән берсе хосусый.

«Хәзер без 1200 ятаклык юнәлеше үзгәртелгән эре госпитальләрнең бернсендә, ул Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсе базасында оештырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Якында сырхауханәдән 100 метрда Казан медуниверситетының 420 урынлык яңа тулай торагы урнашкан. Ул медперсонал өчен эшләгән чорларында тотыла».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, барлык медицина учреждениеләре дә кирәкле җайланмалар, дару препаратлары, индивидуаль яклау чарлары белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, 4815 белгеч кирәкле әзерлек узды.  

Без Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә һәм барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул коронавируска каршы көрәш буенча федераль штабка рәхмәт белдерде. «Без бик күп кирәкле мәгълүмат алабыз һәм эшебезгә төзәтмәләр кертәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, сәламәтлек саклау системасына төбәк компанияләре: «Татнефть», ТАИФ, КАМАЗ, «Нәфис» төркеме зур ярдәм күрсәтә. Бүгенгә 20 остаханәдә 70 мең битлек, 3,5 мең саклану костюмы тегелә.

«Татнефть» компаниясе Кытайдан битлекләр һәм аларны җитештерү өчен алты линия китерттерде. Озакламый без 15 млн. битлек тегә башлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның тагын ике компаниясе медучреждениеләрне һәм муниципалитетларны антисептикалар белән тәэмин итә.

Татарстан Президенты тагын хәбәр иткәнчә, бүген ул Түбән Камада булган, анда ике эре предприятие – «Нижнекамскнефтехим» һәм ТАНЕКО җитештерүләре белән танышкан. «Барлык предприятиеләр дә штат режимында эшли, - диде ул. – Барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә, коллективның иминлеге тәэмин ителгән».

Бу предприятиеләрдә барлык инвестицион программалар гамәлгә ашырыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.