Фәрит Мөхәммәтшин: "Узып баручы 2012 елны тулаем алганда уңай бәялим"

25.12.2012

Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин елдагыча ТР Дәүләт Советы эшчәнлеген яктыртучы жураналистларны җыеп, узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Очрашуда республиканың социаль-икътисади, сәяси тормышы белән беррәттән федераль үзәк дәрәҗәсендә бара торган вакыйгалар да читтә калмады.

Спикер бигрәк тә республика парламентының 2013 елда законнар эшләү, аларны тормышка ашыру, күппартиялелек шартларында халыкның ышанычын югалтмау, яшьләрне радикаль, милләтчел көчләрдән һәм төрле дини агымнардан саклау проблемаларына тукталды. Шулай ук ул “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” законны кабул итүнең алшартлары, латин графикасына кайчан кире әйләнеп кайту мөмкин булуы, гомумән алганда, татар теленең язмышы, Татар конгрессының киләчәген ничек күзаллавы кебек милли мәсьәләләр турындагы сорауларга да җавап бирде.

РФ Дәүләт Думасына катнаш система аша депутатлар сайлауларның өстенлеге, коммунист депутатларның ТР Дәүләт Советында карата амбицияләре, фракцияләр эшчәнлеге, “Бербәм Россия” партиясе эшчәнлегендә вектор үсеше, төбәкләр башлыкларының халык тарафыннан сайлануы, РФ Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның эшчәнлеге, РФ Президентының сенаторларга закон чыгару иницитивасы бирү тәкъдиме белән чыгуына да үз фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.