Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы хәзинәләре” китабы презентациясендә катнашты
25.12.2012Бүген Казанда, ТР Милли музеенда, республиканың милли байлыгын яктырткан “Татарстан Республикасы хәзинәләре” (“Сокровища Республики Татарстан”) китабы презентациясе булды. Альбом ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, генераль директоры Альберт Шиһабетдинов җитәкчелегендә “ТАИФ” компанияләре төркеме ярдәмендә дөнья күргән.
Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Презентация башланыр алдыннан кунаклар өчен музей буйлап экскурсия уздырдылар. Кунаклар “Татарстанның борынгы тарихы” экспозициясен күрделәр, аның кураторы С.Измайлова раритетлы экспонатлар турында сөйләде. Алга таба куратор Ф.Дәминова татар шагыйре Г.Тукай мемориаль коллекциясен тәкъдир итте. “XVIII гасырда Казан өязе” бүлегендә кунаклар Екатерины II каретасын күрделәр. Экскурсияне “Уникенче ел яшене” күргәзмәсе тәмамлады.
Соңыннан кунакларны конференц-залга чакырдылар, анды ТР Милли музееның бүгенге вакыйгасы - “Татарстан Республикасы хәзинәләре” (“Сокровища Республики Татарстан”) китабы презентациясе булды.
Басма турында сөйләгәндә, Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова моның музейның 115 елдан артык тарихында бастырылган беренче китап булмавын, алар йөзләп булганлыгын билгеләде. “Татарстан Республикасы хәзинәләре” (“Сокровища Республики Татарстан”) – башка басмалар белән чагыштырганда, иң матур һәм рәсемнәргә иң бай китап, - дип ассызыклады Нәҗипова. – Анда 2,5 меңнән артык рәсем күрсәтелгән”.
“Барлык музей коллективы исеменнән мин бу искиткеч альбомны булдыруда ярдәм иткәннәргә, беренче чиратта, чын-чынлап музей белгече дип санарлык Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәт әйтәм”, - диде Г.Нәҗипова, сүзне М.Шәймиевка тапшырып.
“Мин үземне ни дәрәҗәдә музей эше белгече дип санарга икәнлеген белмим, ләкин ТР Президенты вазыйфасында эшләгән елларны исәпләп, мин, чын-чынлап, музей экспонаты”, - дип шаяртып алды ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Аның сүзләренчә, үзләрен ихтирам итүчеләр хәзерге рухи һәм материаль мирасны сакларга тиеш. “Без еш кына үз-үзебездән канәгать булмыйбыз, болар барысы рухилыкка барып тоташа, - дип билгеләде М.Шәймиев. – Без бу сыйфатны үзебездә булдырмыйча, безнең көн тискәре хәбәрләрдән башланачак”. Ул кешеләр рухилыкка күбрәк мөрәҗәгать итә торган көннәрнең еракта булмавын, калган барысы көндәлек мәшәкат булып күренәчәген ассызыклады.
“Китап безне ерак тарихка алып китә, бу китап ярдәмендә безнең ватаныбызга булган ышанычыбыз һәм горурлыгыбыз ныгыячак”, - диде “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов.
Чара соңында Минтимер Шәймиев китапка кул куйды. Бу нөсхә саклану өчен ТР Милли музеенда калачак.
Басма өстендә эш 2003 нче елда башланган. Идеянең авторы һәм координаторы – ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.
Берничә ел дәвамында “Морской Петербург”, “Заман” ҖЧҖ, “Avalon Media Group” ҖЧҖ вәкилләре ярдәмендә музейның иҗат төркеме эскпонатларны сайлаган, фотога төшергән һәм текстларны әзерләгән. Китап музейның барлыкка килү тарихы язылган, аның бай фондлары, иң кызыклы һәм әһәмияткә ия экспонатлары күрсәтелгән 12 бүлектән тора.
Басманың тиражы – татар, рус, инглиз телләрендә 2,5 мең нөсхә. Альбомда И.Чирков, Э.Золотдинов, М.Баһаутдинов, О.Гасыймов, А.Акманова, Э.Кан, Ф.Төхвәтуллин һәм Е.Смирнова фотосурәтләре файдалынылган.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы