Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе"ндә: Бүген предприятиеләребезнең торыклы эшләве зур әһәмияткә ия

17.04.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ производствосында булды. Рөстәм Миңнеханов структур бүлекчәләрен карады, хезмәт коллективы белән аралашты. 

Башта Рөстәм Миңнеханов изопрен-мономер заводында булды. 2019 елда биредә модернизацияләү тәмамланңы, елына изопренны 333 мең тоннага кадәр җитештерү мөмкинлеге булдырылды. ТР Президентына предприятиедәге агымдагы вәзгыять һәм коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында хәбәр иттеләр. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов яңа этилен компексын төзү мәйданчыгында булды (ЭП-600), анда этилен, пропилен, бутадиен һәм башка нефть продуктлары җитештерәчәкләр. "Түбән Кама нефть химиясе" генераль директоры Айрат Сафин гаять зур төзелешкә әзерлек барышы турында сөйләде. Генераль педрядчы булган Төркия компаниясе "Гемонт" махсус режим шартларында эшли: төзелеш мәйданында элемтәләр киметелә, подряд оешмалар вәкилләренә керү чикләнә. 

Этилен заводында ТР Президентына яңа пиролиз мичләрен күрсәттеләр. Барлыгы заводта 18 пич. Шуларның икече яңа төрле - SRT-VI тибында, алар 2018 елда гамәлгә кертелгән, алар ярдәме белән һавага газлар азрак ташлана, ягулык газы да азрак кулланыла. Эшләгән мичләр белән тагын ике яңа мич эшләтү заводка 2019 елда этилен җитештерүне рекордлы дәрәҗәгә җиткерергә ярдәм итте - 618 мең тонна, шулай ук пропилен да 302 мең тоннага кадәр җиткерелгән. Барлыгы 2 млн. тонна чимал эшкәртелгән. Әлеге этилен, пропилен, дивинил, бензол үз производстволарында каучук һәм пластик җитештерүдә кулланыла. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов  "Түбән Кама нефть химиясе"нең оператив киңәшмәсен онлайн режимда уздырды. Җитештерү мәйданнарында Covid-19 таралмау өчен бөтен чаралар үткәрелә. Территорияләр һәм бүлмәләр санитар эшкәртелә, хезмәткәрләр саклану маскалары, антисептиклар. перчаткалар белән тәэмин ителгән. 60 яшьтән олы хезмәткәрләр үзизоляциягә җибәрелгән. 

Шулай ук юллар, мәйданчыклар, керү юллары дезинфекцияләнә. 

Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе"ндәге коронавируска каршы чараларны уңай бәяләде. "Иң әһәмиятлесе - кешеләр. Сездә уникаль белгечләр эшли, аларны алыштырып булмый. Бүген предприятиеләребезнең торыклы эшләве зур әһәмияткә ия", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев