Бүген Түбән Кама районында «Танеко» комплексы территориясендә кокслаштыруның авыр газойлен гидрочистарту җайланмасын һәм ароматлы углеводородлар алу комплексын сульфолан белән экстрактив дистилляцияләү җайланмасын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кокслаштыруның авыр газойлен гидрочистарту җайланмасын эшләтеп җибәрү суднолар өчен елына 750 мең тонна ягулык чыгаруны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңа җитештерү елына 45 мең тоннага кадәр бензол-толуол фракциясе чыгаруга китерәчәк, бу – нефть химиясе өчен югары сыйфатлы чимал.
Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компаниясенә нефть эшкәтүне тирәнәйтү һәм сыйфатлы нефть продуктлары чыгару буенча өстенлекле бурычларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. «Без коронавирус янауга һәм икътисадтагы проблемаларга бәйле рәвештә катлаулы заманда яшибез. Бу күркәм вакыйга киләчәк үсешкә бик яхшы адым», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, дөньягы уңайсыз хәлләргә карамастан, «Танеко» югары технологияле җитештерүен үстерүне дәвам итә. Барлык проектлар да үз вакытында гамәлгә ашырылар, дип ышаныч белдерде ул.
Видеоэлемтә аша компания хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов эш урыннарында иминлек таләпләрен үтәргә өндәде. «Коронавирус – бик тиз тарала. “Татнефть”нең барлык структур бүлекчәләре имин эш таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. Мин шулай ук „Татнефть“кә Татарстан районнарын сыйфатлы ягулык, антисептиклар, битлекләр һәм саклану костюмнары белән тәэмин иткән өчен рәхмәтлемен. Бу бик зур эш», - диде Татарстан Президенты.
Моңарчы Рөстәм Миңнеханов уртача дистиллятларны гидрочистарту җайланмасын төзүнең барышы белән танышкан иде. Объектны киләсе елга эксплуатациягә тапшырырга җыеналар.