Рөстәм Миңнеханов «Танеко» базасында антисептиклар җитештерү белән танышты

17.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында «Танеко» комплексы базасында антисептиклар җитештерү белән танышты.

Антисептик эремә чыгару кыска срокларда оештырылган. Барлыгы тәүлегенә 7,5 тонна продукция җитештерелә һәм 10 һәм 20 литрлы пластик канистрларга тутырыла. 

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, антисептик эремә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рекомендацияләренә туры килә торган рецептура буенча эшләнә. Төп компоненты – изопропиль спирт «Танеко»да җитештерелә. «Татнефть» бу эремә белән үз предприятиеләрен һәм социаль хезмәтләрне тәэмин итәргә ниятли.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов хәбәр иткәнчә, компания антисептикларның беренче өлешен «Ярдәм янәшәдә!» республика волонтёрлар хәрәкәтенә бушлай тапшырачак. «Без волонтёрларга ярдәм итәргә һәм аларны имин эшләрлек бөтен нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тагын «Татнефть» битлекләр җитештерү буенча Кытайдан кайтарылган роботлаштырылган комплексны Азнакайдагы «Татнефть-Актив» ҖЧҖ мәйданчыгында эшләтеп җибәргән. Бу комплекс аена 3,5 млн битлек чыгара ала. «Азнакай киемнәре» предприятиесендә медперсонал һәм экстрен хезмәтләр өчен саклану костюмнары һәм комбинезоннар чыгарыла башлаган. Тәүлегенә 600 комплект.  

Рөстәм Миңнеханов онлайн-режимда тукылмаган материаллар җитештерүче «Эластик» заводы белән элемтәгә керде. «Бүген илебездә саклану битлекләре һәм костюмнар – тормышны коткару атрибутлары һәм алар медперсоналга гына түгел, барлык гражданнарга да кирәк. Без Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы белән бу материаллар җитештерүне киңәйтү буенча элемтәдә торабыз. Бүген без илне медицина яклану чаралары белән тәэмин итәрлек бер кластер оештырабыз. Сезнең продукт аеруча кирәк», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.