Хәзер Татарстанлылар чит ил паспортларын онлайн режимында формалаштыра алалар

16.05.2008

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталында, интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, яңача үрнәктәге чит ил паспортлары формалаштырырга мөмкинлек бирә торган яңа интерактив хезмәт күрсәтү кертелде. Хезмәт күрсәтү “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проекты кысаларында проектны эшләүчеләр төркеме белән берлектә Татарстан Республикасы буенча Россиянең Федераль миграция хезмәте идарәсе тарафыннан төзелде. Шуны искәртик: 2008 елның гыйнварыннан башлап, Россиянең бөтен территориясендә, документка хуҗасы турындагы мәгълүматлар белән электрон микрочип беркетелү аркасында, чикне үтүне гадиләштерә торган биометрик паспортлар бирү оештырылды.
Татарстанлылар өчен тагы да гадирәк һәм аңлаешлырак булып, биометрик паспорт алу процедурасының үзе санала. “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” системасының интернет-ресурсларыннан файдалану гына да җитә. Яңа чит ил паспорты алуның адымлы хәрәкәт итү схемасы “Дәүләт – Халык” дәүләти хезмәт күрсәтү порталындагы “Миграция хезмәте” бүлегендә тәкъдим ителә. Биредә, юлны күрсәтеп бирүдән файдаланып, кергән һәрбер кеше кирәкле документларны тутыра һәм бастыра ала.
Әгәр элек бланкларны тиешенчә формалаштыру өчен, махсус фирмаларның ярдәменә таянырга кирәк булган булса, хәзер исә кулланучыга үз компьютерына гариза бланкын кертү, андагы кирәкле кырларны баш хәрефтән язып тутыру, бастыру һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе (УФМС) бүлегенә тапшыру да җитә (кирәкле бөтен адресларны һәм телефоннарны хезмәт күрсәтүнең электрон версиясеннән эзләп табарга мөмкин). Сайтта шулай ук банкка дәүләт пошлинасы түләү өчен шәхси квитанция дә тутырырга мөмкин. Биометрик паспорт формалаштыру өчен 1000 сум (зурлар өчен) һәм 500 сум (14 яшькә кадәр булган балалар өчен) күләмендә дәүләт пошлинасы түләнә
Сайтта гариза һәм квитанция бланкы тутырганнан соң, кулланучыга мәҗбүри булган башка документларны (аларның исемлеге электрон хезмәт күрсәтүдә бирелгән) басып һәм теркәп, телефон аша билгеләнгән вакытка Федераль миграция хезмәте идарәсе территориаль органнарының берсенә барырга гына кала. Идарә хезмәткәрләре бөтен документларны да кабул итәләр һәм биометрик паспорт өчен фоторәсем ясыйлар.Ә шуннан соңгы килүендә инде (якынча 30 көннән соң) кулланучы әзер биометрик паспорт алачак.