Константин Цицин: Капиталь ремонт ясалган һәр йорт энергияне сакларга тиеш

25.12.2012

Бүген Казанда киңәйтелгән киңәшмәдә “Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясенең 2007-2012 нче елларда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2013–2015 нче елларга эшләү перспективалары турында сөйләштеләр, киңәшмә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе катнашында узды.

Утырышта Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты. Казанга чарада катнашу өчен, РФ 74 субъекты вәкилләре килгән.

Киңәшмәне ачканда, ТР Президенты фонд эшчәнлеге торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын финанс яктан стабильләштерергә, аны үзгәртеп кору эшен башларга, энергия куллануны киметергә, аз милке булган гражданнарга социаль ярдәм итәргә мөмкинлек бирүен билгеләде. Иң мөһиме, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору өлкәсендә эш системага салынган. Ул Татарстанның һәм башка төбәкләрнең фонд үз эшен һәм капиталь ремонт, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү төбәк программаларын тормышка ашыруда финанс ярдәмен күрсәтүне дәвам итүен теләүләрен билгеләде.

Дәүләт корпорациясе башлыгы Константин Цицин республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүдә ирешелгән уңышларын билгеләде. Аның сүзләренчә, фондның эшчәнлек нәтиҗәләрен Казанда чыгаруы юкка гына түгел. “Бүген Татарстан – барлык позицияләр буенча торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору эшендә лидер”, - диде ул.

К.Цицин искәртүенчә, Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды турындагы законның үзгәрүе нәтиҗәсендә, дәүләт корпорациясенең эше 2016 нчы елның 1 нче гыйнварына кадәр озайтыла. Ләкин аның эше төптән үзгәрә.

Әгәр дә хәзерге вакытта торак фонды өчен капиталь төзекләндерү проблемасын чишү төп мәсьәлә булса, 2013-2015 нче елларда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү эшчәнлекнең төп юнәлеше була. Бу чорда гражданнарны якынча 11 млн. кв.м авария хәлендәге торактан күчерү планлаштырыла. Бу елларда Фонд төбәкләргә якынча 159 млрд. сум акча юнәлдерергә планлаштыра, аларның 126 млрд. – авария хәлендәге йортлардан күчерүгә.

К.Цицин ассызыклаганча, хәзер кайтару нигезендә, ягъни кечкенә процентлар белән озак вакытлы кредитлар формасында барлык дәрәҗә бюджетлардан мунципалитетларда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын финанслау механизмнарын уйларга кирәк.

Моның белән бергә фонд күпфатирлы йортларга капиатль ремонт ясау эшен финанслаячак, шулай ук яңа юнәлеш – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү белән шөгыльләнәчәк. Бу максатларга 18 һәм 15 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Фонд башлыгы сүзләренчә, иске торакны бетерү буенча чараларны тормышка ашыру төбәкләрдән бик күп көч таләп итәчәк.

“Моның өчен һәр төбәк өч еллык программаны тәкъдим итәргә, анда авария хәлендәге тораклардан тулысынча күчерү каралган булырга тиеш. Бу катлаулы мәсьәлә. Монда бер генә чыгу юлы бар – төзелешнең бәясен киметү, әлбәттә, сыйфатны киметмичә”, - диде К.Цицин. Аның сүзләренчә, моңа, аерым алганда, аз катлы йортлар төзелеше һәм инвесторлар ягыннан финанслауны җәлеп итү хисабына ирешергә була.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” Федераль законны тормышка ашырганда, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

Казанда 2007 нче елда РФ Президенты катнашында торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча үткән киңәшмәдән соң, масштаблы федераль программаны тормышка ашыру турында карар кабул ителгән.

Беренче ике елда, 2008-2009 нчы елларда республика капиталь ремонтка бүлеп бирелгән барлык федераль лимитны үзләштергән һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртү буенча федераль үзәк тарафыннан куелган шартларны үтәгән. Ләкин 2010 нчы елга Татарстанда капиталь ремонт таләп ителгән якынча 40 млн. кв.м торак калган.

2008-2012 нче еллар чорында ТРда капиталь ремонт программасын финанслау 29 млрд. сумнан артып киткән. Бу вакыт эчендә 33 млн. кв.метрдан артык мәйданлы 7,5 меңнән артык йорт төзекләндерелән.

Ләкин республикада әле ремонт таләп ителә торган 6 меңнән артык күпфатирлы йорт бар.

2010 нчы елдан республикада гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы тормышка ашырыла.

Киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

К.Цицин чара ахырында билгеләвенчә, ул беренче тапкыр Татарстанга республикага фонд акчаларыннан чираттагы траншны бирү турында карар буларак, яңа ел бүләгеннән башка килгән.

“Мин республиканы аның РФ төбәкләре арасыннан берүзе диярлек фондтан бөтен лимитны сайлавы һәм 31 нче декабрьга кадәр барлык программаларны тулысынча тормышка ашырачагы белән котларга булдым. Моның белән мин үзенең каты контроле белән програмаларны ахырына кадәр җиткергән ТР Президентын котлыйсым килә”, - дип асызыклады Константин Цицин.