Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

16.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Утырыш эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты. Шулай ук видеоконференцэлемтә режимында комиссиянең даими әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре, архитектура тармагы әгъзалары катнашты. 

Комиссиядә 11 объект каралды, аларның күпчелеге Казанда, ә  икесе Свияжск утрау-шәһәрчеге территориясендә төзеләчәк. Илсөяр Төхвәтуллина билгеләгәнчә, Казан үзәгенең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү кысаларында бу проектлар сыналып карый. Төзүче компанияләр белән баш архитектор һәм Казан шәһәре тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше буенча проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков катнашында Zoom-конференция аша даими рәвештә консультацияләр алып барыла. Бүген шул консультацияләрдә инде каралган проектлар тәкъдим ителде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казан шәһәре тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен булдыру эше инде нәтиҗәләрен күрсәтә, яңа биналар Татарстан башкаласының тарихи кыяфәтен бозмас дигән өмет бар. 

Тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясе тәкъдим иткән регламент алга таба иң уңайлы буларак кулланылырга тиеш.

Преидентка тәкъдим ителгән беренче объект - Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендәге торак комплекс. Комиссия проектны раслады. Рөстәм Миңнеханов бинаның тышкы бизәлешенә игътибар итәргә өндәде, ул тирә-юньдәге төзелмәләргә туры килергә тиеш. 

Шуннан комиссия Тукай урамындагы административ бина проектына раслады. 

Киләсе объект Гоголь, 8 урамындагы офис бинасы булды. Әлеге бинаны реконструкцияләү проекты моңарчы кире кагылган иде. Бу әһәмиятле тарихи бина һәм ул саклана, аңа игътибарлы булырга кирәк. Бу юлы Рөстәм Миңнеханов тагын проектны кире кагырга тәкъдим итте, проектны яңартырга кирәк. 

Шулай ук торак йортлы күп функцияле комплекс каралды, объектның беренче катында хезмәт күрсәтү оешмалары, офислар уранашачак, парковкасы булачак. Комиссия әлеге проектны раслады. 

Аннары комиссия региональ әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булган "Горнизон госпитале" территориясендәге кишәрлекне үстерү концепциясен карадылар. Проектны Олег Маклаков тәкъдим итте. Архитектор шулай ук госпиталь күршесендәге территориядә торак комплекс төзелеше проектын тәкъдим итте. Проект төркеме әгъзалары тарихи бакчалар - Госпиталь паркы, Родионов бакчасы - кешеләр өчен ачык булырга тиешлеген ассызыкладылар.

Рөстәм Миңнеханов гражданнар өчен парк зоналары чикләнергә тиеш түгеллеген искәртте. "Кешеләргә бу объектларны ябу һичшиксез ярамый. Парк зоналары гомуми кулланыштагы территорияләр булырга тиеш. Бернинди чикләүләр кую мөмкин түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Моннан тыш, комиссия Калинин урамындагы кунакханә, Уң як Болак урамындагы офис үзәге һәм берничә торак йорт проектларын карадылар.  карады.

Аннары Свияжск музей тыюлыгы баш архитекторы Павел Тиняев чыгыш ясады. Алдан ТР Мәдәният министрлыгы раслаган типлы проектлар нигезендә ул күп функцияле үзәк биналары комплексы һәм торак йорт реконструкциясен тәкъдим итте. Бу объектлар расланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.