Рөстәм Миңнеханов Әлки районында сөт эшкәртү заводында булды

15.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районына эш сәфәре кысаларында "Хузангаевское" ҖЧҖнең сөт эшкәртү заводында булды.

Предприятиедә ак май һәм төрле сырлар җитештерәләр. Производствода "Хузангаевское" ҖЧҖ үзе җитештергән чимал кулланыла. Оешманың 3,2 баш сыерлык фермасы бар. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның беренче кварталында заводта 137,3 мең тонна сыр һәм 7 тонна ак май җитештерелгән. Һәр этапта продукция сыйфаты тикшерелеп тора. Продукция берәмләп сату челтәре һәм күпләп сату базарлары аша сатыла. 

Предприятие директоры сүзләренчә, производство күләмен алга таба үстерү мөмкинлеге зур. Бүген биредә тәүлегенә 20 тонна сөт эшкәртелә. Планда - күрсәткечне икеләтә арттыру. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген әһәмиятле бурычларның берсе - хезмәт урыннарын саклау һәм авыл хуҗалыгы производствосын арттыру. "Производствоны үстерү планнары гамәлгә ашсын өчен, дәүләт ярдәме чараларын куллану мөһимм", - диде ТР Президенты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев