Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шаньдун (КХР) провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад һәм фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды

15.05.2008

Бүгенге көндә ирешелгән барлык килешүләр дә үтәләчәк – бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шаньдун (Кытай Халык Республикасы) провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад һәм фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Документка Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Шаньдун провинциясенең беренче вице-губернаторы Ван Жэньюань кул куйдылар
Шуны искәртик: 14 нче майдан алып 16 нчы майга кадәр Шаньдун провинциясе рәсми делегациясе визит белән – Казанда.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында алар өчен Татарстанның икътисади потециалын тәкъдир итү үткәрелде. Аның барышы вакытында кунакларга “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында, республиканың нефть химиясе комплексы, “Идея” технопаркы һәм башка гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов республика исеменнән Сычуань провинциясендә җир тетрәү белән бәйле рәвештә Кытай Халык Республикасының кайгысын уртаклашты.
Ул шулай ук Кытай ягы вәкилләренә 2013 елда студентларның Бөтендөнья спорт уеннарын уздыруга кандидат-шәһәр буларак Казанга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Шаньдун провинциясе беренче вице-губернаторы Ван Жэньюаньның Татарстан Республикасы бизнес-берләшмәсе вәкилләре өчен провинциягә визит оештыру турындагы тәкъдимен хуплады.
“Теләсә нинди формадагы үзара мөнәсәбәтләр дә Республика Хөкүмәте тарафыннан якланачак, - диде ул. – Бүген кул куелган Килешү ярдәмендә без алга таба җитди адым ясый алачакбыз һәм безнең территорияләр өчен үзара файдалы булган конкрет проектларга барып чыга алачакбыз.”

Ван Жэньюань сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шаньдун провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад һәм фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлекнең төп максаты – төбәкләр арасында дуслыкны ныгыту, сәүдә һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук икеяклы икътисади отышка ирешү.

“Безнең өчен Татарстан Россиянең алга киткән төбәкләренең берсе булып күзаллана. Сездәге югары белем, югары технологияләр һәм эшкәртү сәнәгате шул дәрәҗәдә үскән: без сездән өйрәнергә тиешбез”, - диде Ван Жэньюань әфәнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте