Рөстәм Миңнеханов онлайн форматта туризм тармагының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты

03.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн форматта Татарстан Республикасы туризм тармагының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.

Онлайн-очрашу модераторы Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов булды.   

Очрашуда Казан һәм Чаллы шәһәренең эре кунакханә комплекслары җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка бүгенге икътисадый вәзгыятькә кагылган сорауларын бирделәр, шулай ук берничә тәкъдим белән дә чыктылар. 

Моннан тыш, онлайн режимда эшкуарларга Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе Зарина Догузова да консультацияләр бирде.

Аерым алганда, кунакханәләрнең топ-менеджементын объектларындагы, санаторийларындагы кешеләрнең саны азаюга бәйле рәвештә керемнәренең шактый кимеүе борчый. Туризм бизнесы вәкилләре туризм компанияләренә, кунакханәләргә, санаторийларга, туризм базаларына һәм башка урыннарга салым салу суммасын киметүне карарга тәкъдим иттеләр.   

Моннан тыш, мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым түләүдән азат итүне (кичектерүне), каты коммуналь калдыкларны чыгару нормативларын факттагы күләменә карап исәпләүне, гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләүне, шулай ук аларның процент ставкаларын субсидияләүне тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга бу мәсьәләләрене җентекләп карарга һәм туризм бизнесына ярдәмнең мөмкин булган вариантларын тәкъдим итәргә кушты.   

«Вәзгыять катлаулы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу чорда бердәмлек, көчләрне туплау аеруча мөһим, аннан да әһәмиятлесе – коллективларны саклап калу, кешеләрне проблемлары белән ялгыз калдырмау».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.