Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның эшкуарларга мөрәҗәгате

01.04.2020

Кадерле ватандашлар! Татарстан халкы!

Коронавирус безнең арада күп кенә битараф булмаган кешеләр барлыгын күрсәтте. Волонтерлар, эшкуарлар, артистлар, гади кешеләр ярдәм итү өчен берләшәләр!

Олы яшьтәге кешеләр, пенсионерлар аерым игътибарга лаек, шуңа да Татарстанның KazanExpress компаниясе өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмаларын туплау тәкъдиме турындагы хәбәр мине аеруча шатландырды. Бик урынлы, кирәкле һәм мөһим эш.

Эшкуарларны һәм әлеге изге гамәлгә кушылырга мөмкинлеге булган барлык халыкны берләшергә чакырам!

Шәхсән мин үз өлешемне керттем инде.

Бер-беребезгә карата никадәр игътибарлы, ярдәмчел булсак, бу катлаулы чор да шуның кадәр җиңелрәк узачак. Бергә булыйк!

* “Без бергә” акциядә түбәндәге реквизитлар буенча катнашып була:

Благотворительный фонд "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

БИК 049205805

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

кор.счет 30101810000000000805

“Без бергә" дигән тамга белән


ТР Президенты Матбугат хезмәте