Рөстәм Миңнеханов «Адаптация технологияләре: ничек аякта калырга һәм ничек үсәргә?» темасына бизнес өчен онлайн-конференциядә: Бизнеска барлык ярдәм чараларын күрсәтергә кирәк

01.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адаптация технологияләре: ничек аякта калырга һәм ничек үсәргә?» темасына бизнес өчен онлайн-конференциядә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бу чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы кабинетыннан дистанцион катнашты. 

Искәртәбез, кризиска каршы конференцияләр сериясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Республикасы Эшкуарлыгына ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшләтеп җибәрде. Проект эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада адаптацияләү өчен булдырылды һәм бизнеска ярдәм экосистемасының бер өлеше  булып  тора.

Онлайн-конференцияне «Эшкуарлык фабрикасы» проектына нигез салучы  Айдар Булатов ачты. Ул хәбәр иткәнчә, конференция – интерактив, теркәлгән катнашучылар махсус чатта эшкуарларга ярдәм күрсәтү өчен Хөкүмәт  игълан иткән чаралардан ничек файдаланырга кирәклеге, кредитлар буенча бурычларны ниек кичектерү, хезмәт базарының ничек эшләве һәм башкалар турында сораулар бирә алалар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, агымдагы вәзгыятьтә эшкуарлыкка барлык ярдәм күрсәтү чараларын табарга кирәк.   

«Бүген катлауы заман, һәм безгә кече бизнеска барлык ярдәм чараларын күрсәтергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен килеп туган мәсьәләләр буенча көндәлек режимда эшләргә кирәк. Мин һәрвакыт урынымдамын. Хакимият сезнең сорауларга җавап бирергә тиеш. Мин һәр көнне сезнең белән сөйләшергә, сезнең проблемаларны тыңларга һәм аларны бергәләп хәл итәргә омтылырга әзермен. Барыгызга да уңышлар телим һәм, әйдәгез, бергә булыйк».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада өзлексез җитештерү предприятиеләре, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр, шулай ук агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшли, язгы чәчү кампаниясе бара.

Онлайн-конференциягә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департамены директоры Милена Арсланова да кушлыды. Ул Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте игълан иткән чараларның һәм гамәлләрнең кайчан эшкуарларга барып җитәчәге турында сөйләде.  

Дөньядагы агымдагы вәзгыять турында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

Тагын бизнес җитәкчеләре һәм милекчеләре кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итүдә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Искәртәбез, беренче мондый семинар меңнән артык эшкуар катнашында 29 мартта узган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.