Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кешеләренә товарлар китереп тору мәсьәләләре турында онлайн-ритейлер вәкиләре белән фикер алышты. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чара видеоконференция режимында узды.
Фикер алышуда катнашырга OZON, KazanExpress, Яндекс һәм Wildberries компанияләре вәкилләре чакырылган иде. Модераторы – Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрид Габделганиев булды. Чарада тагын республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар вәкилләре дә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, үз-үзеңне изоляцияләү һәм бер урыннан икенчесенә бару чикләүләре кертелгәнгә күрә, онлайн-сәүдә һәм товарларны өйләргә илтеп җиткерү тагын да актуальләште. «Элек без гражданнарыбызны азык-төлек товарлары белән тәэмин итү, җәмәгать туклануы оешмаларының ашамлыкларны алып китүгә күчү мәсьәләләрен караган идек. Интернет-сәүдә өлкәсендә компанияләрнең нинди сораулары булуны белү – безнең өчен мөһим», - диде ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә юнәлгән чикләү чаралары кертелә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, кешеләрнең тормыш ихтыяҗлары бар. Бу шартларда төп бурыч – республика кешеләренә товарларны өзлексез илтеп торуны оештыру.
Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, йөкләрне транспортлау компанияләре өчен бернинди дә каршылыклар булмаячак. «Әлбәттә, машина йөртүчеләр иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Безгә сәүдә челтәрләребезгә, бигрәк тә ашамлыклар кибетләренә товарлар китереп тору мөһим. Без үзбездән тиешле булган барлык кирәкле регламентларны да раслаячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук хәбәр иткәнчә, республика территориясендәге компаниянең заказларны бирү буенча барлык 86 пунктында да очрашмыйча хезмәт күрсәтү оештырылган. Хезмәткәрләрнең һәм клиентларның иминлеген тәэмин итү өчен бөтенесе дә эшләнә.
Ozon Group компаниясе генераль директоры Александр Шульгин республиканың эре шәһәрләрендә постаматлар – Интернет-кибетләрдә заказ ясалган товарлар бирү буенча автоматлаштырылган терминаллар санын арттырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллы мэрларына бу мәсьәләне компанияләр идарәчеләре белән хәл итәргә кушты. «Бу – безнең гражданнар өчен яхшы хезмәт күрсәтү рәвеше. Мәсьәләне мөмкин кадәр оператив хәл итәргә кирәк, - диде ул. – Курьер хезмәтләре хезмәткәрләре дә саклык чараларын күрергә тиешләр: битлекләр, перчаткалар кияргә, антисептиклар кулланырга. Без аларга, һичшиксез, ярдәм күрсәтергә тиешбез».
KazanExpress маркетплейс вәкиле Айрат Сөнгатуллин продуктлар җыелмаларын өлкән яшьтәгеләргә (65+) түләүсез илтеп җиткерү инициативасы турында сөйләде. Яндекс компаниясе үз чиратында логистика белән ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм бу мәрхәмәтле гамәлгә барлык битараф булмаганнарны җәлеп итәргә өндәде.
Азакта ТР Президенты билгеләп үткәнчә, мондый онлайн-очрашулар киләчәктә дә уздырылачак.