2020 елның 1 апреленнән Татарстанда муниципальара пассажирлар һәм йөк ташу туктатыла

30.03.2020

Бүгенге көнгә аралашуны чикләү – коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүнең иң мөһим чарасы булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Искә төшерәбез, брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева үз-үзеңне изоляцияләү режимы 2020 елның 30 мартыннан бу ситуация җайланганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итте.

Марина Патяшина аеруча ассызыклаганча, РФ Президенты ял атнасын гражданнар өйдә утырсыннар өчен игълан итте.

Моңа бәйле рәвештә МВДның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре уртак рейдлар уздырачак. Әгәр гражданнар кирәкмәгәнгә дә өйләреннән чыга икән, штрафлар каралган.

“Татарстан халкына республикадан читкә, бигрәктә Мәскәү,Санкт-Петербург  шәһәрләренә чыкмаска тәкъдим ителә”, - диде Марина Патяшина.

2020 елның 1 апреленнән Татарстанда муниципальара пассажирлар һәм йөк ташу туктатыла.

“Татарстан Республикасы буйлап йөк озату белән бәйле рейслар, шулай ук республика чикләрендә йөк ташу тиешле белешмә булганда гына башкарылачак. Шәһәр яны электр транспорты эшендә дә чикләүләр булачак. Электричкалар көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен Арча һәм Зөя юнәлешендә йөриячәк, - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны – 14 кеше. Бүгенге көнгә бер кеше хастаханәдән терелеп чыккан.

“Шулай итеп, бүген көнгә расланган диагноз белән 13 кеше. Барысының да хәле әйбәт, шуларның бишесе хастаханәдән чыгарга әзерләнә”, - диде Ләйлә Фазлыева.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.