Кече энергетика өлкәсендә килешү имзаланды

18.12.2012

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Федераль Җыен Дәүләт Думасы Энергетика комитеты һәм “Россия төзүчеләр берлеге” гомумроссия тармакара эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе арасында кече энергетика секторын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешү имзалады.

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган документ имзалауда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Җыен Дәүләт Думасы Энергетика комитеты рәисе Иван Грачев һәм “Россия төзүчеләр берлеге” гомумроссия тармакара эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе вице-президенты Лилия Ракитина катнашты.

Илдар Халиков билгеләп узганча, Килешү республика өчен бик актуаль. Татарстан һәрвакыт нефть табышы, нефть химиясе, машина төзелеше кебек тармакларны үстерде, ул шулай ук эре энергетика секторына ия. Энергетиканы үстерүгә зур потенциал салынган, диде ТР Премьер-министры. Моннан тыш, энергетиканы саклау да ике як өчен дә нәтиҗәле хезмәттәшлек була ала.

Иван Грачев, үз чиратында, Татарстан Республикасы белән Килешү төзүне дөрес юнәлеш дип саный. “Сездә энергетика өлкәсендә күп эшләр башкарылган, энергияне саклаучы технологияләр кулланылып микрорайоннар булдыру проектлары бар”, - диде ул.

“Россия төзүчеләр берлеге” гомумроссия тармакара эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе вице-президенты Лилия Ракитина нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

Мондый килешүләр Воронежски, Липецки, Калуга өлкәләре белән төзелгән, тагын Саха Республикасы, Хабаровски крае, Төмән белән төзү планлаштырыла, дип белдерде Лилия Ракитина. Килешүләр кысаларында эш итү кече энергетика өлкәсендә төбәкләрнең сынау проектлары сериясен гамәлгә ашыру, шулай ук энергетика өлкәсендә закон базасын камилләштерү уңаеннан закон инициативалары белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирер дип көтелә.

ТР Президенты матбугат хезмәте