Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә партиянең Югары һәм Генераль советларыгың киңәйтелгән уртак утырышында катнаша

18.12.2012

Иртәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә партиянең Югары һәм Генераль советларыгың киңәйтелгән уртак утырышында катнаша.
18-19 декабрь көннәрендә Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелеге катнашында чаралар уза.

Бүген партиянең Югары һәм Генераль советларыгың киңәйтелгән уртак утырышына кертелгән көнүзәк мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу – тематик секцияләр уза. Аерым алганда, федераль, төбәк һәм җирлекләр дәрәҗәсендә сәяси кадрларны әзерләү һәм өйрәтү мәсьәләләре каралачак.

2013 елда төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уздыру алдыннан үткән сайлаулар нәтиҗәләре анализланачак. Шулай ук алдан тавыш бирү процедурасын камилләштерү мәсьәләләре күтәреләчәк. Моннан тыш, 3 платформа эше кысаларында РФ Президентының Еллык юлламада чагылыш тапкан инициативалары, аларны “Бердәм Россия” партиясенең гамәлдәге проектлары аша тормышка ашыру турында фикер алышачаклар.

19 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе лидеры Дмитрий Медведев партия платформалары җитәкчеләре белән очрашачак. Аннан соң партиянең язын булган съезддан соңгы эшчәнлегенә бәя бирәчәк һәм партиянең үсеш перспективаларын барлаячак.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге