Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы 24 декабрьдә узачак

17.12.2012

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы 24 декабрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 31 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 18 закон проекты, федераль закон проектлары һәм РФ субъектларының закон чыгару инициативасы бар.

Беренче укылышка “ “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында”, “Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында” ТР Законының үз көчен югалтуын тану хакында”, һ.б. закон проектлары чыгарыла.

Күпчелек проектлар икенче һәм өченче укылышта карала. Икенче укылышта – “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” ТР Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” ТР Законының 38 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һ.б. закон проектлары. “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга булган хокукларын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү турында”, “Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу тәртибе турында” закон проектларын өченче укылышта карау көтелә.

“Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын һәм “Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын өч укылышта тулаем кабул итү көтелә.

Көн тәртибенә ТР Дәүләт Советында 2013 елга законнар эшләүнең якынча планы, ТР Дәүләт Советының киләсе елга парламентара хезмәттәшлек планы, ТРның Югары Ослан территориясендә Иннополис бистәсен – торак пункт оештыру белән бәйле мәсьәләләр кертелә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлауларны әзерләү һәм уздыруга республика бюджетыннан бирелгән акчаны тоту, кандидатларның сайлау фондларына акча туплау һәм аны тоту турында хисап бирәчәк.

Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, сессия вакытында ТР Министрлар Кабинетының республикадагы зиратларның торышына кагылышлы мәгълүматы тыңланачак.