Татарстан Президенты: Бүгенге гади булмаган шартларда республикада икътисадны үстерү өчен чаралар комплексы үткәрелә

25.03.2020

Бүгенге коронавирус таралуына, рубль курсына бәйле гади булмаган шартларда республикада икътисадны үстерү өчен чаралар комплексы үткәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты республика оператив штабы утырышында белдерде Чара Чаллыда "КАМАЗ" компаниясе мәйданында узды. 

Утырышта РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Маганов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штаб оештырылды, ул көндәлек режимда эшли. Профилактика чаралары буенча республика планы расланды, план кысаларында транспортта, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә махсус чаралар гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, бөтен массакүләм чараларны үткәрмәү турында карар кылынды. 

"Безнең предприятиеләрнең эшкә актив кушылуы мөһим. "КАМАЗ" шуңа үрнәк. Заводта шәхси саклану чаралары, антисептиклар кулланыла, башка илләрдән кайткан хезмәткәрләр ике атналык карантинга җибәрелә, мөмкин булганча хезмәткәрләнең дистанцион эшләве оештырыла. Мондый чаралар республиканың бөтен оешмаларында оештырылырга тиешле. Кешеләр сәламәтлеге - бик кыйммәтле", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозовка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренә антисептиклар, саклагыч маскалар өчен материаллар җитештерүдә ярдәм сорады. 

Татарстан Президенты шулай ук шәхси саклану чараларын җитештерүне оештыру өчен республика предприятиеләре мөмкинлекләрен куллану кирәклеген ассызыклады. "Шундый ресурс була торып, безнең үз производствобыз булырга тиеш. Маскалар гел кирәк, бигрәк тә бүгенге шартларда. Бүген бу тема ниндидер спекулятив сегментка әйләнде. Бу нормаль түгел!", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча план кабул ителде. Көндәлек режимда көн дә кирәкле товарлар барлыгы мониторинглана, бәяләр артуны булдырмау мониторингы үткәрелә, халыкны эш белән тәэмин итү  чаралары гамәлгә ашырыла, республика җитештерүчеләренә, шул исәптән кече һәм урта эшкуарларга ярдәм чаралары карала. 

ТР Президенты ассызыклаганча, бүген республиканың система булдыручы предприятиеләргә ярдәм итү мөһим. "Федераль дәрәҗәдә ярдәм итү өчен оешмалар исемлеге төзелә. Безнең предприятиеләрнең шул исемлеккә максималь дәрәҗәдә эләгүе кирәк. Тармак министрлыкларына һәр предприятие белән индивидуаль эшне тәэмин итәргә кирәк", - диде ул. 

Шулай ук ТР Президенты компонентлар импортын алыштыру мәсьәләсе кискен икәнен искәрттею Әлеге компонентларны җитештерүне кыска вакытта оештыру мәсьәләсен федераль үзәк белән хәл итәргә кирәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.