Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ"да коронавирусны профилактикалау чаралары белән танышты

25.03.2020

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Анда ул "КАМАЗ" җыю цехында булды, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау чаралары белән танышты. 

"КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, предприятиедә вирус таралу мөмкинлеген киметү өчен медицина чаралары комплексы гамәлгә ашырылды. Мөмкин очракларда хезмәткәрләргә читтән эшләү мөмкинлеге оештырылды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген фильтрлы маскалар, саклагыч костюмнар, саклагыч күзлекләр, дезинфекция чаралары, һаваны дезинфекцияләү җиһазларын, термометрия җиһазларын, тепловизорларны сатып алу эше алып барыла. 

Татарстан Президенты предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралашты, эш урыннарында профилактикалау ничек оештырылуы турында сорашты. Заводта хезмәт итүчеләр сүзләренчә, предприятиедә көн саен температура үлчәнә, душ керү бүлмәләре, киенү бүлмәләре, ял итү бүлмәләре дезинфекцияләнә. "ң мөһиме, завод туктамасын. Эшләү теләге бар", - диде цехта эшләүче. 

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ"ның коронавирусны профилактикалау тәҗрибәсен уңай бәяләде, аны бөтен республикада кулланырга киңәш итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.