Татарстан Премьер-министры һәм Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе Казанда эпилепсия проблемалары буенча халыкара конференция уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

13.05.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе, Россия медицина фәннәре академиясе (РАМН) академигы профессор Евгений Гусев белән эшлекле очрашу уздырды.

Сүз 2009 елның 8 нче апреленнән 12 нче апреленә кадәр Казанда эпилепсия проблемалары буенча халыкара конференция оештыру һәм үткәрү турында барды.

Мондый үтенеч белән Бөтендөнья эпилепсиягә каршы лига (рәисе – профессор Петер Вольф, Дания) инициативасы буенча эпилепсия буенча Европа союзы һәм Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте җитәкчеләре мөрәҗәгать итте.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы белән очрашу ахырында Евгений Гусев хәбәр иткәнчә, бу турыда килешүгә ирешелгән.

“Татарстан Премьер-министры белән очрашу файдалы булды, - диде ул. – Эпилепсия буенча чираттагы халыкара симпозиум Казанда үтәчәк. Әлеге нерв системасы авыруы киң таралган авыруларның берсе санала һәм балаларда да, өлкәннәрдә дә очрый”.
Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көнгә авыруга үз вакытында диагностика ясау, дәвалауның яңа методлары мәсьәләләре буенча бик күп яңа мәгълүматлар тупланды. Алар пациентларны инвалидлыктан коткарырга һәм хезмәткә яраклылыкны сакларга ярдәм итә. Халыкара конференция барышында тәҗрибә уртаклашу практик табибларга эпилепсия, аны дәвалау һәм профилактикалауның мөмкинлекләре турындагы күзаллауларны тирәнәйтергә ярдәм итәчәк һәм шулай ук ул медицина ягыннан гына түгел, социаль-икътисади әһәмияткә дә ия, дип саный Евгений Гусев.
Форумда көнбатыш Европа һәм дөньяның башка илләреннән эпилепсия проблемалары белән шөгыльләнүче 30 га якын әйдәп баручы невролог катнашачак.
Конференциядә катнашучыларның Казандагы медицина учреждениеләрендә (Югары медицина технологияләре үзәге, Республика клиник-диагностик эпилептология үзәге һ.б.) булулары һәм пациентларның авыру тарихын тикшерүләре күздә тотыла.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бүген авыруның югары социаль әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. “Дөньяда авыру кешеләрне актив иҗади тормышка кайтару буенча зур тәҗрибә тупланган, - диде ул. – Без республикада әлеге тәҗрибәне максималь рәвештә кулланырга теләр идек. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасы Республика клиник хастаханәсе базасында Республика клиник-диагностик эпилептология үзәге төзү турындагы боерыкка кул куйды инде”.
Республикада шулай ук якын араларда алдынгы Европа үзәкләрендә стажировка үтәргә мөмкинлек алачак әзер белгечләребез дә бар.
Халыкара конференция Казанга әйдәп баручы неврологларны җыячак һәм, әлеге проблеманы чишү өчен, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан куелган тырышлыкны файдалы яктан ассызыклар.
Моннан тыш, Югары медицина технологияләре үзәгенең булуы үзе генә дә республиканың иң алдынгы медицина мәктәпләрен һәм медицина көчләрен җәлеп итәргә исәп тотуын тагы бер кат дәлилли, дип саный Айрат Фәррахов. “Без сәламәтлек саклау сыйфатын җитди үзгәртергә ниятлибез”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте