Игорь Шувалов "Казан" халыкара һава аланының яңа терминалын ачты

15.12.2012

Бүген Казанның Халыкара аэропортында 1А терминалы рәсми рәвештә ачылды. Яңа терминал агымдагы елның 7 ноябрендә сынау режимында җибәрелгән иде. Берничә көн элек 1А терминалының халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә башлавы билгеле булды.
“Казан” Халыкара аэропортының яңа терминалын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько, Россия спорт министры Виталий Мутко һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Игорь Шувалов республика башлыгын, Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрне шундый искиткеч яңа терминалны файдалануга тапшыру белән котлады. “Ул, беренче чиратта, уңайлы һәм пассажирларга нәтиҗәле һәм тиз хезмәт күрсәтергә тиеш”, - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары.
Игорь Шувалов сүзләренә караганда, соңгы 2 елда Казанда пәйда булган спорт объектлары, Универсиада авылы, юллар һәм юл чишелешләре – барысы да казанлылар һәм татарстанлылар өчен. Ул шулай ук Универсиадага әзерлек график буенча бара, дип билгеләп үтте.
“Якындагы 3-4 айда аэропорт буенча эшләрне төгәллибез, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Аэропорт тулысынча яңа булачак. Бу зур эш федераль программа һәм Федераль Хөкүмәт ярдәме белән башкарылды”.
Игорь Шувалов белән Рөстәм Миңнеханов  бүген теркәлгән 2013 нче пассажир Марина Сәфәровага 1А терминалы ачылу хөрмәтенә бүләк һәм билет тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте