Казанга Сергей Степашин килде

13.12.2012

Бүген Казанга Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Казанда Сергей Степашин Бадминтон үзәгенә таш салу тантанасында катнаша, Бөтендөнья җәйге универсиадасы объектларында, төзелеш стадиясендәге агропромпаркта булачак. Ул ТР Хөкүмәт йортында РФ Хисап палатасы белән ТР хисап палатасы коллегияләренең уртак утырышын үткәрә.

Шулай ук, Сергей Степашинның Свияжски утрау-шәһәрчегенә сәфәр кылуы планлаштырыла.

ТР Президенты матбугат хезмәте