“Казан – Брюссель” халыкара гадәттән тыш марафонда катнашучылар Тамбов ягына таба юл тота
12.05.2008
Бүген - Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Казан – Брюссель” халыкара гадәттән тыш марафонының дүртенче көне. 12 нче май көнне иртә белән марафонда катнашучылар Пензадан чыгып киттеләр һәм Тамбовка таба юл алдылар.
Шуны искәртик: Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру өчен ярдәм итү марафоны Татарстан Республикасында 9 нчы майда старт алды. Дистанцияне 14 спортчы йөгереп үтә (Казан югары уку йортларыннан тугыз студент һәм профессиональ марафончылар).
Гадәттән тыш марафон маршруты Россия, Польша, Германия, Франция, Бельгиянең 22 шәһәре буйлап узачак һәм 29 нчы майда Брюссельдә FISU штаб-фатиры янында тәмамланачак. Татарстанлы спортчыларга барысы 4 мең км юл үтәргә туры киләчәк, шуның 1721 км ы Россия территориясенә керә.
10 нчы майда марафончыларны каршы алган беренче шәһәр Ульян булды. Казанда 2013 елгы универсиаданы уздыру өчен ярдәм йөзеннән меңнән артык ульянчы анкеталарга үзләренең имзаларын куйдылар.
11 нче майда спортчылар Мордовия башкаласы - Саранскига килеп җиттеләр. Гадәттән тыш марафонда катнашучылар сүзләренә караганда, үткән юлларында аларны әйбәт каршы алалар һәм барысы да үзләренең тавышларын Казанга ярдәм итү өчен дип бирәләр.
Марафонның чираттагы кисемтәсе спортчылар кичә 17 сәгатьтә килеп җиткән Пенза өлкәсенә туры килде. Марафонның өченче көнендә гадәттән тыш марафон спортчылары аның иң кыска этабын – 140 км ны яуладылар, һәр катнашучы үзенең шәхси дистанциясенең 20 км ын билгеләп үтте.
Эстафетада катнашучы һәркем көненә уртача 25 км дан 40 км га кадәр юл үтә. Алдан күрелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, марафончыларны ике табиб, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре кергән административ төркем озата бара. Көн саен спортчыларның медицина күрсәткечләрен тикшерәләр, аларга махсус паек каралган.
Шуны искәртик: Гадәттән тыш марафон халыкара студентлар берләшмәсенә Универсиада-2013 не югары дәрәҗәдә оештыруда Казан һәм Татарстанның реаль мөмкинлекләрен күрсәтү өчен үткәрелә.
Гадәттән тыш марафонны оештыручылар булып, физик культура һәм спорт буенча Федераль агентлык, Россиянең студентлар спорт союзы һәм “Ассоциация – Халыкара гадәттән тыш марафон” халыкара оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте