Республикадагы 162 балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 47 се генә шәхси әзерлек базасына ия
12.12.2012Массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты өлкәсендә балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре зур роль уйный. Шуны күздә тотып, бүген Россия Президенты Владимир Путин да Федераль Җыенга еллык Юлламасында әлеге төр мәктәпләр үсешен кайгыртуны өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта билгеләп узды. Брифинг агымдагы елда спорт өлкәсендәге якынча йомгакларга һәм 2013 нче елга каралган планнарга багышланып оештырылган иде.
2012 нче елның 1 ноябренә республикада 162 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ, СДЮСШОР) гамәлдә тора. Аларның 156 сы – физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә идарә итүче органнар карамагында булса, 6 сы спорт клубларына карый. Мондый төр мәктәпләрдә шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны ел башына 90156 кешене тәшкил итә – бу мәктәп яшендәге балалар санының 24 процентыннан гыйбарәт.
“Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре 68 спорт төре буенча махсуслашкан. Аеруча алкалы хоккей, футбол, волейбол, баскетбол, йөзү, милли көрәш киңкүләм популяр. Киләчәктә балаларны суга сикерү, гольф кебек спорт төрләренә җәлеп итү ниятләнә”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Министр сүзләренә караганда, 162 балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 47 се шәхси базага ия. Республикада Универсиада өчен сафка бастырылган 30 спорт корылмасы, балалар спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләргә тренировкалар үткәрү өчен шартларны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, алдагы планнарга килгәндә, республикада бадминтон һәм теннис бүлекләреннән гыйбарәт булган һәм спортның су төрләре буенча махсуслашкан ике республика балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре ачылышы ниятләнә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы