Татарстан Президенты Ирек Миңнеәхмәтов белән хушлашуда катнашты

15.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында Татарстанның күренекле эшкуары, «Татспиртпром» АҖнең элеккеге генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов белән хушлашуда катнашты. 

Ирек Миңнеәхмәтов белән хушлашырга тагын Россия Федерациясе Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров килгән иде.   

Искәртәбез, Ирек Миңнеәхмәтов 13 март көнне 39 яшендә кинәт вафат булды.

Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнеәхмәтовның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Кызганычка каршы, аның планнары бик иртә өзелде. Ирек Миңнеәхмәтов республиканың иң булдыклы җитәкчеләреннән берсе иде. Без аны һәм ул башкарган эшләрне һәрвакыт исебездә тотарбыз», - диде Татарстан Президенты. 

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнеәхмәтовның туганнарына кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде. «Бу – Сезнең өчен дә һәм Сезнең зур гаиләгез өчен дә, шулай ук республикабыз өчен дә гаять зур югалту. Ирек Миңнеәхмәтов һәрвакыт эшлеклелек ягыннан бик актив булды, үзенең креатив фикер йөртүе, куйган максатына ирешә белүе белән аерылып торды һәм туган Татарстаны өчен икътисадта да, спортта да, шулай ук хәйриячелек өлкәсендә дә күп эшләр башкарды», - диелә телеграмма текстында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.