Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күренекле эшкуары, «Татспиртпром» АҖнең элеккеге генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтовның үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Мәрхүмнең әтисе Җәүдәт Миңнеәхмәтовка телеграмма юллады.
«Хөрмәтле Җәүдәт Мидехәт улы! Улыгыз Ирекнең үлеме турындагы хәбәр мине тетрәндерде. Яшь, көче-куәте ташып торган егетнең, булдыклы җитәкченең, талантлы бизнесменның һәм спортчының гомере өзелүен кабул итү бик авыр.
Бу – Сезнең өчен дә һәм Сезнең зур гаиләгез өчен дә, шулай ук республикабыз өчен дә гаять зур югалту. Ирек Миңнеәхмәтов һәрвакыт эшлеклелек ягыннан бик актив булды, үзенең креатив фикер йөртүе, куйган максатына ирешә белүе белән аерылып торды һәм туган Татарстаны өчен икътисадта да, спортта да, шулай ук хәйриячелек өлкәсендә дә күп эшләр башкарды.
Сезнең белән бергә без дә тирән хәсрәттә, бу вакытсыз, кире кайтармаслык югалтуыгызны аңлыйм. Чын күңелемнән кайгыгызны уртаклашам, Сезгә, Фәридә Фәрит кызына, Лилиягә, Радикка, Ирекнең бөтен туганнарына, якыннарына күркәм сабырлык һәм бу авыр көннәрегездә бер-берегезгә таяныч булуыгызны телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».