Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды
09.05.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм Арча зиратында җирләнгәнсолдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантаналы чарада сугыш ветераннары, патриотик яшьләр оешмалары вәкилләре, хәрби училище курсантлары катнашты.
Чәчәкләр һәм веноклар салу салют белән бергә кушылып китте.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы безнең ил өчен Җиңү көненең иң зур бәйрәм булуы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Россиянең зур югалтуларга дучар булуы турында сөйләде. “Бүген безнең төп бурычыбыз – яңа буыннарның ватаннары өчен башларын салган солдатларның батырлыкларын онытмауларына ирешү. Һәр ветеран, һәлак булганнарның гаиләләре безнең кайгыртучанлыкны тоеп яшәсен”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуны искәртик: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында республикада туып үскән 700 меңнән артык кеше катнашты.
Массакүләм героизм үрнәге булып, безнең җирдә оешкан 120 нче һәм 147 нче укчы дивизияләр геройларча саклаган Сталинградтагы Мамай курганында узган сугышларны алырга була. Татарстанда туып үскән 100 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде, 200 меңнән артык кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 50 кеше Дан орденының тулы кавалеры булдылар.
Сугыш республикабызда яшәүче 300 меңнән артык кешене алып китте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте