2013 елның августында Швейцария эшкуарлары делегациясе Татарстанга танышу визиты белән киләчәк
10.12.2012Киләсе елның августында Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган бизнесменнар делегациясе Казанга киләчәк. Сәфәрнең максаты - республика территориясендәге аеруча мөһим инвестиция проектлары белән танышу, Татарстанның эре җитештерү объектларында булу. Бу хактагы килешүгә бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Женева кантоны сәяси эшлеклесе, Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Ги Меттан белән очрашуы вакытында ирешелде. Швейцария бизнес-миссиясе кысаларында Татарстан-Швейцария эшмәкәрләре катнашында бизнес-форум узачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте