ТР Президенты Саба районында яңа күпфункцияле комплекс ачты
08.12.2012Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районы Кече Кибәч авылында күпфункцияле спорт-мәдәният комплексы ачты. Ул республика программасы буенча төзелгән.
Ярты елда төзелгән бу ике катлы бинада 300 урынлы күпфункцияле зал, дәресләр өчен бүлмәләр, ФАП урнашкан.
Бүген Рөстәм Миңнеханов яңа ФАПта булды, балалар бию коллективының яшь вәкилләре белән аралашты, соңыннан комплексның ачылу тантанасында катнашты.
ТР Президенты республикада кече авыл җирлекләре мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен, авылны үстерү програмалары тормышка ашырылуын билгеләде.
"Бүген без Шәмәрдәндә цифрлы телевидение җибәрдек, ә сездә комплекс ачабыз. Хәзер сезнең телевидение, медицина пункты, спорт залы һәм клуб бар", - диде ул.
Бүләк буларак, Президент авыл җирлеге башлыгына җиһазлар алу өчен, сертификат тапшырды.
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов авылларга карата игътибары өчен, ТР Президентына рәхмәтен белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте